Чистайда Эчке эшләр министрлыгы ветераны котлаулар кабул итте
Җәмгыять

Чистайда Эчке эшләр министрлыгы ветераны котлаулар кабул итте

Котлауларны Геннадий Николаевич Степанов кабул итте, ә аның тормыш иптәше Нина Иосифовнаны Укытучылар көне белән тәбрик иттеләр

Һөнәри бәйрәмнәре – Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының  Чистай районы буенча  бүлегенең  ветераннар советы рәисе, полициянең  отставкадагы подполковнигы  Алексей Еремеев һәм ветераннар  оешмасы  әгъзалары  үзләренең коллегалары һәм Эчке эшләр министрлыгы  ветераны, милициянең отставкадагы подполковнигы  Геннадий Николаевич  Степанов янында булдылар.

 

Геннадий Николаевич  җинаятьчеләрне эзләү  хезмәтенә 30 ел гомерен багышлаган. Аның хезмәт елларында  – җиңел булмаган  эш көннәре, ачылган җинаятьләр һәм чын батырлык мәктәбе...  Биографиясендә  Әфган сугышы  зур урын алып тора, ул анда намус белән үзенең интернациональ бурычын үтәгән, холкын чыныктырган  һәм антына тугры калган.

Фото: Степановлар гаиләсендә кунакта
Фото: Степановлар гаиләсендә кунакта

 

Алексей Михайлович  Геннадий Николаевичка  җылы котлау сүзләрен ирештерде, ветераннар әлеге хезмәтнең  данлы традицияләрен саклаучы тере истәлек булуын  ассызыклады. Ул коллегаларына  күпеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм якыннары арасында  озын, бәхетле гомер кичерүләрен  теләде.

 

Геннадий Николаевичның тормыш иптәше Нина Иосифовна Степанова исеменә дә  котлау сүзләре яңгырады –  аны Укытучылар  көне белән тәбрик иттеләр. Нина Иосифовна гомеренең күп өлешен балаларга белем бирүгә багышлаган.

 

Очрашу җылы, дустанә шартларда үтте. Алар узган елларны, хезмәттәш дусларын һәм уртак хезмәтләренең күп кенә мизгелләрен бергәләп  искә алдылар   


Нет комментариев