Бер ел алдынгы сафта
Җәмгыять

Бер ел алдынгы сафта

2нче шәһәр дәваханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале пациентларның сәламәтлеге һәм гомере өчен ел буе көрәшә.

Коронавирус белән авыраучылар өчен госпиталь беренче тапкыр үз ишекләрен 28 апрельдә ачты һәм чистайлылар өчен генә дә түгел. 119 урынга исәпләнгән медицина учреждениесе зона булып санала һәм Кама аръягының якындагы 7 районыннан халыкны кабул итә.

Бу датаны бәйрәм дип атап булмый. Вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең ишекләрен ачып кергәндә нәкъ менә шул фикер башка килә. Юк, анда караңгы һәм моңсу түгел, персонал елмаеп каршы ала, бу зур саклагыч күзлекләр аша да күренә. Әгәр беренче эш көннәре госпитальдә эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен борчулы һәм, күпмедер дәрәҗәдә, гадәти булмаган булса, хәзер физик һәм рухи яктан да җайлашканнар.

Медицина битлеген киеп, без чиста зонага фильтр аша узабыз, анда безнең тән температурабызны үлчәделәр һәм кулларыбызны антисептик белән эшкәрттеләр. Медперсонал көндезге сменага әзерләнә, кемдер, киресенчә, төнлә «кызыл зона»да эшләгән һәм юынып, ял иткәннән соң өенә җыена.

«Госпитальдә эшләүдән баш тартырга уйламадык та»

Беренче катта безне вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең медицина эшләре буенча начальник вазифаларын башкаручы Гөлназ Хөснетдинова каршы алды. Ул эштә төп ярдәмче – күтәренке кәеф, ди.

– Беренче мәлне мин госпи тальдә табиб-терапевт булып эшләдем. Сер түгел, башта безгә авыр булды, дәвалау тактикасы буенча сораулар күп булды, чөнки бу яңа авыру. Шуңа да карамастан, без хезмәттәшләрем белән бер генә секундка да биредә эшләүдән баш тартырга уйламадык. Бездә медицина лаеклы дәрәҗәдә, барлык медицина хезмәткәрләре дә белемле белгечләр. Хәзер мин шулай ук «кызыл зона»га күтәреләм, пациентлар белән аралашам. Коронавирус инфекциясенә төрле яшьтәге кешеләр дучар ителә. Барысының да индивидуаль дәвалау схемасы бар, чөнки авыруны кемдер – җиңел формада, ә кемдер авыр хәлдә кичерә. Дәваланудан тыш, авыручыларны барысының да яхшы булачагына көйләү мөһим. Пациентларыбызның иң олысына 96 яшь иде, ул терелеп, өенә кайтып китте, – ди Гөлназ Рафаил кызы.

Баш шәфкать туташы Галина Терентьева безне табиб-хирург Афанасий Андреев белән таныштырды. Аның гомуми эш стажы 25 ел тәшкил итә. Хәзерге вакытта Афанасий Кузьмич пациентларны вакытлыча йогышлыавырулар госпиталендә дәвалый. Аның эш көне иртәнге 8дә башлана. Саклагыч костюм һәм башка шәхси саклану чараларын кигәннән соң, ул «кызыл зона»га керә, пациентларның кан басымын, кандагы кислородны үлчәгәннән соң, хәлләрен сораша, дәвалау билгели, башка гамәлләр башкара.

– Элек без Казан докторлары белән телефон аша киңәшләшә идек. Хәзерге вакытта виртуаль карау өчен мәйданчык булдырылды, анда республика министрлыгының төп штаттан тыш белгечләре катнаша, алар арасында инфекционист, реаниматолог, пульмонолог, гинеколог һәм башкалар бар.

– Реанимациягә нинди пациентлар ешрак эләгә? Уңай динамика белән шаккатырган кешеләр бармы?

– Реанимациягә ешрак ши кәр диабеты, бронхиаль астма, гипертония, артык авырлыклары булган өлкән кешеләр эләгә. Алар арасында уңай динамика белән гаҗәпкә калдыручылар да бар. 1962 елгы хатын-кыз 72 процент үпкә зарарлану белән керде. Реанимациядә ул 4 көн үткәрде, аннары аны гадәти палатага күчерделәр. Дәвалау нәтиҗәсе уңай булды.

– Ә сез авырармын дип курыкмыйсызмы?

– Өч ай элек хатыным белән бергә коронавируска каршы прививка ясаттым. Шуңа күрә мин үземне ышанычлы якланган дип уйлыйм.

Хәзер Афанасий Кузьмич табиб-терапевт та, хирург та, чөнки, коронавирустан кала, пациентларның башка авырулары да үзләрен белдертә.

Госпитальдә ашыгыч опера ция ләр үткәрәләр. Мәсәлән, пандемия чорында табиб-хирурглар сидек куыгына, корсак куышлыгы органнарына операцияләр, сул бот сөяген ачык сынуны дәвалауны уңыш лы үткәргәннәр. Республика клиник дәваханәсеннән ангио хирурглар катнашында мультидисциплинар бригадалар тарафыннан 5 тромбоэктомия башкарылган.

«Саклагыч костюм гадәти эш формасына әверелде»

Юлия Малова – үзгәртеп корылган медицина учреждение сендә пациентларны беренчеләрдән булып каршы алучыларның берсе. Кабул итү бүлегендә ул госпиталь ачы луның беренче көненнән эшли. Бик тиз җайлашуын билгеләп үтте, чөнки эш, барыннан да элек, җаваплылык таләп итә.

– Җитәкчелекнең һәм хез мәт тәшләремнең рухи ярдәме зур роль уйнады. Пандемия безне якынайтты. Беренче вакытларда без госпитальдә яшәдек, шушы вакыт эчендә бер зур гаиләгә әверелдек. Авыру йоктырудан курыкмыйм, шәхси саклану чараларының ышанычлы булуына тулысынча ышанам. Эссе, әлбәттә, һава җитми, әмма берни дә эшләп булмый. Пациентларны кабул иткәннән соң без бинаны махсус чаралар белән дезинфекциялибез, шулай ук үзебезне дә эшкәртәбез, – дип сөйли шәфкать туташы.

Юлия Малованың хезмәттәш ләре – лаборант Елена Чихи рева һәм кабул итү бүле ге нең шәфкать туташы Любовь Просвиркина үзеңне һәм якыннарыңны сак лау өчен, шәхси саклану чараларын дөрес киеп кенә калмыйча, дөрес сала белергә дә кирәк, дип ассызыкладылар.

– Госпиталь ачылыр алдыннан без үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге тарафыннан оештырылган махсус тренинглар уздык. Шуңа күрә эшнең беренче көннәрендә дә кыенлыклар тумады. Эчке кием, бахилалар, ике пар перчатка, комбинезон яки бер тапкыр кулланыла торган костюм, күзлек һәм респираторны билгеле бер эзлеклелектә киябез, – дип аңлата Любовь Александровна.

– Лаборатория эше турында сөйләгез әле, – дип мөрәҗәгать итәм Елена Чихиревага.

– Безнең лаборатория диаг ностика һәм терапия ярдәмен күрсәтүнең тулы спектрын тәэмин итә. Канга гомуми һәм биохимик анализлар үткәрәбез, бәвелгә анализ ясыйбыз, биоматериалларга гематологик, коагулологик һәм иммунологик тикшеренүләр үткәрәбез, – дип мәгълүмат бирә Елена Анатольевна.

Госпиталь даими рәвештә кирәк-яраклар белән тулылана

Шунысын да билгеләп үтәр гә кирәк, дәваханәне кыска вакыт эчендә үзгәртеп корганнар: кислород нокталары үткәрелгән, заманча УЗИ, ИВЛ, рентген аппаратлары һәм башкалар урнаштырылган. Чис тай үзәк район дәваханәсенең баш табибы бу эштә Татарстан Президенты, Сәламәтлек сак лау министрлыгы һәм район башлыгының ярдәме зур роль уйнаганын билгеләп үтте.

Чиста зонада күрергә насыйп булган хезмәткәрләр белән аралашкач, без складка юл тоттык, анда эш өчен кирәк җайланмалар саклана. Дарулар белән тәэмин итү өчен баш шәфкать туташы Галина Терентьева җавап бирә. Аның ярдәмендә пациентларны заманча дәрәҗәдә дәвалау өчен кирәкле барлык препаратлар һәрвакыт бар. Госпитальгә дарулар белән бергә медицина күзлекләре, перчаткалар, битлекләр, респираторлар, антисептиклар һәм башка шәхси саклану чаралары даими рәвештә кайта.

 

Яңа мәгълүматлар

26 апрельгә госпитальдә 48 пациент дәвалана. Пациентларга мәкерле авыруны җиңәргә медик лар бригадасы ярдәм итә. Анес тезиологлар, реаниматологлар, лаборантлар, шәфкать туташлары һәм санитаркалар, медицина персоналына кермәгәннәр – бер ел алгы сафта торган чын команда.

Баш табибның сүзләренә караганда, шушы вакыт эчендә госпиталь хезмәткәрләренең берсе дә эштә авыру йоктырмаган. Алар 2 меңнән артык пациентка сәламәтләнергә ярдәм иткәннәр.

Ахырда Рәис Мостафин коронавирус инфекциясенә карата күмәк иммунитет вакцинациядән башка барлыкка килми, дип ассызыклады.

– Вакыт вакцинаның куркынычсыз булуын күрсәтте. Мин беренчеләрдән булып прививка ясаттым, – дип билгеләп үтте Рәис Роберт улы. Яңа коронавирус инфекциясе – авыр өзлегүләр китереп чыгаручы авыру. Аның таралуын туктату өчен, халыкның 60 процентында, ә иң яхшысы – 80 процентында антитәнчекләр эшләнүе кирәк. Вакцина – авыру йоктырудан саклаучы яки авыруның катлаулануын булдырмый калучы бердәнбер ышанычлы ысулы.

 

 

 

 

 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев