Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның өчен игелекле гамәлләр сүзләрдән мөһимрәк

Владимир Зайцев турында аны төрле яктан белгән кешеләр сөйләде.

 

Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины, кече Ватаныбызның чын патриоты, уңышлы җитәкче, менә дигән гаилә башлыгы, танылган меценат, эш кешесе. Сүз Владимир Зайцев, «Бетар» компанияләр төркеме президенты турында бара.

Бу атнада Владимир Иванович юбилеен билгеләп үтте. Ул якыннарыннан, хезмәттәшләреннән, дусларыннан, партнерларыннан бик күп котлаулар һәм теләкләр кабул иткәндер дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин. Чөнки алар аңарда күп. Һәм бу аның шәһәрдә танылган шәхес булуына түгел, ә үз эшен яхшы белүче, ярдәмчел кеше булуы белән бәйле.

Менә без дә юбилее уңаеннан Владимир Иванович турында мәкалә язарга булдык. Ул аның өчен күңелле сюрприз булыр дип өметләнәбез.

Владимир Зайцев белән таныш кешеләр аның үзен мактаганнарын яратмавын беләләр, гәрчә ул башкалар өчен күп игелекле эшләр кылса да, туган шәһәре чәчәк атсын, матурлансын өчен күп нәрсә эшләсә дә. Өстәвенә, беркайчан да кылган игелекләре турында сөйләми, аның өчен эш теләсә нинди сүзләрдән дә мөһимрәк, шуңа күрә Интернет челтәрендә аның турында бернинди мәгълүмат та диярлек булмавы аңлашыла.

Аның биографиясен өйрәнү максатыннан сайтларны карап чыгу нәтиҗәсез булып чыкты. Владимир Зайцев матбугатта күренергә яратмый. Шуңа күрә без аны борчып тормадык, ә аны төрле яктан белгән кешеләр белән аралаштык.

«Ул – сүзендә тора торган, барлык яктан да тәртипле һәм үрнәк кеше»

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов юбиляр турындагы фикерләре белән бик теләп уртаклашты. Ул Владимир Зайцевның аның өчен чын җитәкче үрнәге булуын кыю рәвештә белдерде.

– Владимир Иванович белән без 11 ел элек, мин район башкарма комитетын җитәкләгәч таныштык. Мин аның чын җитәкче булу осталыгына сокландым, ул үрнәк алырга лаеклы кеше. Владимир Иванович президент булган фирма – икътисадның нигезе, үз вакытында ул миллиард сумнан артык әйләнеш алган шәһәр төзүче предприятие иде. Бүгенге көндә дә предприятие уңышлы эшләү өчен барлык юнәлешләрне эзли. Зайцевлар гаиләсе үз брендын, уңышын кирпечләп диярлек төзегән. Аларның нык һәм тату гаиләсе – безнең барыбыз, аерым алганда, яшьләр өчен үрнәк. Тормыш иптәше Любовь Николаевна аны ярата, һәр эштә ярдәм итә. Алар улларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр, аларны җәмгыятьтә хөрмәт итәләр, – ди Дмитрий Алексеевич.

Район башлыгы Чистайның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен Владимир Ивановичка рәхмәтле. Үз шәһәренең чын патриоты булу һәркемгә дә бирелмәгән, әмма Владимир Зайцев Чистайны ярата гына түгел, ә аны бар нәрсәдән өстен күрә, дип бер шиксез әйтергә була.

– Ул, меценат буларак, спортка, сәламәтлек саклауга, социаль проектларга ярдәм итә. Ул – сүзендә тора торган, барлык яктан да тәртипле һәм үрнәк кеше. Владимир Иванович – төп чистайлы, чын патриот, үз улларын да ул шул рухта тәрбияләгән. Озак еллар милициядә эшләгән әтисе дә җәмгыятьтә хөрмәт казанган. Аның исемен йөрткән премияне ел саен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан атказанган хезмәткәрләргә тапшыралар.

70 яшьлек юбилее уңаеннан Дмитрий Иванов Владимир Ивановичка сәламәтлек, бөтен гаиләсенә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм предприятие үсешендә уңышлар теләде.

«Ул – креатив идеяләргенераторы»

– Владимир Иванович – аралашучан кеше, аның белән сөйләшергә рәхәт. Әмма аның иң мөһим шәхси сыйфаты – ватанпәрвәрлек. Әгәр барысы да аның кебек яраткан шәһәрләренә күңел биреп карасалар, Чистай тагын да яхшырак һәм матуррак булыр иде, – дип сөйләшү башында билгеләп үтте Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Энгельс урамының Владимир Зайцев инициативасы буенча төзекләндерелгәнен бик азлар гына белә. Эскәмияләр куелган, таш түшәлгән тротуарлар сәгать заводы поселогында яшәүчеләрнең ял итү урыны булып тора. Нинди диндә булуына карамастан, ул православиегә дә, исламга да ярдәм итә. Владимир Иванович үзәк район дәваханәсе янында урнашкан чиркәүгә зур игътибар бирә. Мәчетләрне төзекләндерүгә зур өлеш кертә.

Михаил Ксенофонтов Владимир Ивановичны Чулман буенда мираска матур шәһәр калдырган сәүдәгәрләр белән һич арттырусыз чагыштыра.

– Владимир Зайцев сәүдәгәрләрнең данлы тради цияләрен дәвам итә, үз гамәлләре белән тарихта тирән эз калдыра. Барыннан да бигрәк, аның беркайда да кылган гамәлләре турында мактанып сөйләмәве хөрмәткә лаек. Библиядә дә бит: «Уң кулың биргән сәдаканы сул кулың белмәсен», – дигән хәдис бар. Бу сүзләр Владимир Ивановичны характерлый. Шунысы куанычлы, аларның гаиләсенә дәвамчанлык хас. Ул улларын да шундый ук рухта тәрбияли. Өстәвенә, Антон Владимирович икенче чакырылыш Чистай шәһәр Советы депутаты, кешеләр белән бик теләп аралаша, – дип билгеләп үтә Михаил Иванович.

Шәһәр башлыгы урынбасары эшлекле темага да кагылды.

– Владимир Зайцев җитәкләгән фирма үсә. Владимир Иванович «Бетар» көндәшлеккә сәләтле, ә аның продукциясенә һәрвакыт ихтыяҗ зур булсын өчен барысын да эшли, – дип сөйли Михаил Ксенофонтов. – Юбилярга сәламәтлек, күңел көрлеге һәм һәрвакыт креатив идеяләр «генераторы» булып калуын телим.

«Ул беренчеләрдән булып ярдәмгә килә»

Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рәис Мостафин Владимир Зайцев характерындагы төп сыйфатларның берсе дип эшкә чын күңелдән бирелгәнлеген һәм ихлас булуын саный.

– Владимир Иванович ярдәме белән пациентларның 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе территориясендә урнашкан бинада кинезотерапия өчен җиһазларда тернәкләнү узу мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай ук Владимир Зайцевның финанс ярдәме белән без әлеге медицина учреждениесе территориясен койма белән әйләндереп алдык, аны тәртипкә китердек, автомат капкалар урнаштырдык. Үткәрү режимы дәваханәне вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә үзгәртеп корганчы ук кирәк иде һәм кертелде, – дип сөйли Рәис Роберт улы.

Владимир Иванович кыска вакыт эчендә икенче шәһәр дәваханәсен коронавируслы пациентлар өчен госпитальгә күчерергә кирәк булган җаваплы мизгелдә дә читтә калмады. Ул кислород өчен махсус савытлар сатып алырга ярдәм итте.

Рәис Робертович «Бетар» фирмасы хезмәткәрләренең актив рәвештә вакцина ясатуларын да билгеләп үтте.

Предприятиедә персоналның 90 проценттан артыгы прививка ясаткан.

– Бу җитәкченең үз хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгыртуы хакында сөйли, ә алар, үз чиратында, аның фикеренә колак салалар, аңа ышаналар, – дип ассызыклады баш табиб. – Гомумән, мин Зайцевлар гаиләсенә зур хөрмәт белән карыйм. Владимир Ивановичка озын гомер, яңа үрләр яулавын һәм сәламәтлек телим.

Бүген без әңгәмәдәшләребез ярдәме белән аның хәйрия эшчәнлегенең кечкенә өлеше турында сөйләдек. Югарыды әйтелгән барлык сүзләр белән Владимир Ивановичка кайчандыр ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең яки аның белән хезмәттәшлек итәргә туры килгән һәркем килешер дип ышанам, чөнки алар барысы да меценат, үз шәһәренең чын патриоты Зайцевның чынбарлыктагы эшләре турында.

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе коллективы да барлык котлауларга һәм теләкләргә кушыла. Без редакциябез хакына сез башкарган игелекле эшләрегезне хәтерлибез. Владимир Иванович, сезгә сәламәтлек һәм барлык уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын телибез.

Юбилеегыз котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев