Район хуҗалыклары савымны арттыру юлларын эзлиләр
Авыл хуҗалыгы елы тәмамланды, хуҗалыклар бюджетын тулыландыруда бердәнбер чыганак булып сөт җитештерү тора. Авыл кешеләре савымны арттыруга эшлиләр, чөнки сөтне сатып алу бәясе хәзер югары һәм табыш алыр өчен моннан, һичшиксез, файдаланырга кирәк.