Товар кытлыгы юк
Җәмгыять

Товар кытлыгы юк

Чистай районында, барлык республикадагы кебек үк, озак сакланыштагы азык-төлеккә сорау тотрыкланды. Хәзер кибетләрдә язның беренче атнасындагы кебек шау-шу күзәтелми.

ТР икътисад министрлыгы бәяләвенчә, иң кирәкле товарларны ваклап сатуның максималь күләме 3-9 мартларда теркәлгән иде. Азык-төлек товарлары белән тотрыклы тәэмин итүне республика оператив штабы даими контрольдә тота, һәр муниципаль районда эшче төркемнәр бар.

– Безнең районда башкарма комитет каршында эшче төркем 2020 елда пандемия чорында оешты. Ул вакытта без шулай ук даими рәвештә мониторинг уздырдык. Хәл тотрыклангач, атнасына бер тапкыр гына чыктык, ә хәзер көндәлек режимга күчтек. Барлык алынган мәгълүматларны бәяләр һәм запаслар мониторингы программасына күчерәбез. Соңгы вакытта кибетләрдә теге яки бу товарның булмавы турында шалтыратулар юк, – дип билгеләп үтә район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнара Хәйруллина.

Эшче төркем составында ул даими рәвештә шәһәрнең төрле азык-төлек кибетләренә чыга. Максатлары – сәүдә челтәрләрендә товар запасларын мониторинглау.

– Шәһәрнең сәүдә обектларында озак сакланышлы азык-төлеккә һәм иң беренче кирәкле товарларга кытлык сизелми. Кибет киштәләрендә макароннар, көнбагыш мае, он, тоз, шикәр, ярмалар бар. Ипи, сөт ризыклары да җитәрлек. – дип сөйли Гөлнара Хәйруллина.

Халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен шәһәрдә 19 марттан традицион шимбә ярминкәләре үткәрелә. Алардан чистайлылар турыдан-туры җитештерүчеләрдән товарлар сатып алачаклар.

Чыннан да, кибет киштәләрендә азык-төлек һәм товарлар җитәрлек, ассортимент та төрле. Сорау да тотрыкланды, шау-шу юк, әмма бәяләр әлегә югары кала. Халыкны борчучы әлеге мәсьәлә дә тиз арада хәл ителер дип ышанасы килә.


Нет комментариев