Җәмгыять

Татарстанда MАХ мессенджеры аша цифрлы ID буенча товарлар сата башладылар

Татарстанның сәүдә объектларында беренче тапкыр яшь чикләүләре булган товарлар сатып алу өчен MАХ илкүләм мессенджеры платформасында цифрлы ID технологиясен куллана башладылар. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров хәбәр итте

«MАХ илкүләм мессенджеры платформасында цифрлы ID – ул сезнең шәхси мәгълүматларыгызны шифрланган килеш саклый торган бердәнбер расланган һәм кануннарга туры килә торган документ. Смартфон кулланып, сез үз шәхесегезне кәгазь документларсыз раслый аласыз», – дип аңлатты министр урынбасары.

 

Сервистан 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар файдалана ала. Аңардан файдалану өчен ЕСИАда хисап язмасын расларга, «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасын һәм MAX мессенджерын урнаштырырга, шуннан соң цифрлы ID булдырырга кирәк. Моны өч төрле ысул белән: гамәлдәге биометрия, яңа үрнәктәге чит ил паспорты яки машина йөртү таныклыгы буенча эшләп була.

 

«Сәүдәдә цифрлы ID – цифрлы трансформациянең безнең тормышны гадирәк һәм куркынычсызрак итүенең ачык мисалы. Без сәүдә челтәрләренең барлык вәкилләренә әлеге проектны гамәлгә кертүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм һәр сатып алучыны әлеге уңайлы һәм куркынычсыз сервисның бер өлеше булырга чакырабыз», – дип өстәде Закиров.

Чыганак: «Татар-информ»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев