Җәмгыять

Татарстан экспертлары сыйфатлы орлыкларны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләделәр

«Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре сыйфатлы орлыклар сайлау буенча тәкъдимнәр бирделәр һәм уңдырышлылыкка сортның гына түгел, ә агротехнологияләрне үтәүнең, саклау һәм транспортлау шартларының да йогынты ясавын искәрттеләр

«Туфракны төп һәм чәчү алдыннан эшкәрткәндә, ашламалар һәм микроэлементлар керткәндә, чәчү нормасын исәпләгәндә, чәчү ысулын һәм срокларын, чәчүлекләрне карау, урып-җыю срокларын һәм ысулларын сайлаганда, орлыкларны урып-җыюдан соң эшкәрткәндә җитештерелә торган сорт өчен тәкъдим ителә торган барлык агротехник алымнарны үтәргә кирәк», – дип ассызыклады «Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева.

 

Экспертлар шулай ук 2023 елның сентябрендә үз көченә кергән «Орлыкчылык турында»гы закон (454нче ФЗ) таләпләрен искә төшерделәр: документ орлыкларны җитештерүне, сатуны һәм саклауны регламентлый һәм орлык материалының сыйфатына таләпләр билгели.

 

«Кондицион булмаган орлыклардан файдалану проблемасына игътибар итеп, закон, әгәр орлык партияләренә аларның сорт һәм чәчү күрсәткечләрен раслаучы документлар тутырылмаган булса, аларны сатуны рөхсәт итми. Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын җитештергәндә генетик модификацияләнгән организмнар булган орлыклардан файдалану тыела, мондый орлыкларны экспертизалар һәм фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен чәчүдән (утыртудан) тыш», – дип билгеләп үтте «Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин.

 

Сатып алучыларга орлыкларны махсуслаштырылган кибетләрдән сатып алырга, маркировкасын (җитештерүче, адрес, культура һәм сорт, масса/сан, партия номеры, ГОСТ, төргәкләү датасы) тикшерергә, шулай ук мөмкин булган очракта төрле җитештерүчеләрнең орлыкларын сайларга киңәш ителә. Орлыкның сыйфатында шикләнгән очракта консультация өчен «Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәләр.

Чыганак: «Татар-информ»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев