Шәһәр чиста һәм яшел булсын өчен
Җәмгыять

Шәһәр чиста һәм яшел булсын өчен

Бөтенроссия өмәсендә 1395 кеше, 81 оешма катнашты. Уртак көч белән шәһәр һәм районнан 275 кубометр чүп чыгарылды.

30 апрель көнне  Бөтенроссия шимбә өмәсе узды, аңа чистайлылар да кушылды. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар хәрәкәте активистлары һәм битараф булмаган шәһәрлеләр шәһәр урамнарын тәртипкә китерергә чыктылар.

Туган көндә агач утырттылар

Боз спорт сарае территориясендә 30дан артык нарат үсентеләре утыртылды. Акцияне 23 апрельдә билгеләп үтелгән «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгының туган көненә туры китереп үткәрделәр.

– Безнең тыюлык оешуга 21 ел тулды, бу датаны без шундый экологик акция үткәреп билгеләп үтәргә булдык. Боз спорт сарае хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр белән бергәләп без шәһәребезне яшелләндерүгә үз өлешебезне керттек. Тиздән бу нарат үсентеләре мәңге яшел агачларга әвереләчәк. Шундый ук акцияне бу көннәрдә 4нче мәктәп территориясендә анда укучылар белән үткәрдек: яшь нарат агачлары утырттык, – дип сөйләде «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы начальнигы Максим Улыбин.

Акциядә 30га якын кеше катнашты, алар арасында өлкәннәр дә, яшь чистайлылар да, үсеп килүче хоккейчылар да бар иде.

– Безнең учреждение территориясендә яшь агачлар утырту идеясен мин күптән уйлап йөрим һәм бүген барысы да тормышка ашты. Безнең тирә-юнебездә болай да яшеллек аз түгел, әмма хәзер тагын да күбрәк булачак. Бу, чыннан да, шәп: матур да, экологик яктан да яхшы. Акциядә яшь буынның катнашуы аеруча мөһим. Бу аларны табигатькә карата сакчыл булырга өйрәтә, – диде Антон Николаевич.

«Чиста болыннар» табигать тыюлыгы начальнигы акциядә катнашучыларга нарат агачларын ничек утыртырга һәм алга таба ничек тәрбияләргә кирәклеген җентекләп аңлатты. Ул билгеләп үткәнчә, ылыслы агачлар махсус һәм еш су сибүне таләп итми, аларга табигый дым да җитә.

– Үсентеләрне утыртканнан соң беренче көннәрдә, алар яхшы тамырлансын өчен, әлбәттә, су сибәргә кирәк. Ә тулаем алганда, ылыслы агачлар, кагыйдә буларак, акрын үсә. Аларны тукландырырга, төпләрен даими йомшартырга кирәкми, чөнки күп кенә ылыслы агачларның тамыр системасы өстә урнашкан, — дип ассызыклады Максим Сергеевич.

Кулга тырма һәм себерке алдылар

Чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен шәһәрлеләр өмәгә чыктылар. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияне җыештырдылар. Студентлар һәм мәктәп укучылары да читтә калмады. Укытучылар белән бергә алар дистәләгән капчык чүп-чар җыйдылар. Капчыкларда – коры яфраклар, шешәләр, тышлыклар, пластик.

Яшьләр бульварда тәртип урнаштырды.

– Эш кораллары һәм кәеф булсын, шәһәрне чүп-чардан чистарту безгә авыр түгел! Бүген Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыктык, үзәк бульварда эшлибез. 8 капчык чүп-чар җыйдык. Яшьтәшләребезгә мөрәҗәгать итәсебез килә: үз шәһәрегездә чисталыкны саклагыз, – ди мәктәп укучысы


Нет комментариев