Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

...

Җиңү көне алдыннан район җитәкчелеге, депутатлар, оешма хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйлар. Бүгенге көндә безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 кеше,300 тыл хезмәтчәне, 111 фронтовикның тол хатыны, фашист концлагерьларының элеккеге 4 тоткыны яши, 3 кеше «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән.

Алексей Михайлович Егоров

Алексей Михайлович Егоровка 99 яшь. Ул Березовка авылында дөньяга килә, колхозда эшли.

1939 елда «Балхаш» теплоходына матрос булып урнаша, Бөек Ватан сугышы башланганда теплоход Идел буйлап рейслар ясый, Сталинградка хәрби йөк ташый. 1942 елның мартында Алексей Куйбышев шәһәрендәге җәяүле гаскәриләр училищесы курсанты була, ә июнь аенда 13нче аерым истребительләр батальоны составында рядовой автоматчы Егоров Мәскәү артында, Воронеж өлкәсендә барган сугышларда катнаша. Армиядән Алексей Михайлович 1947 елның февралендә демобилизацияләнә, шуннан соң туган ягына кайта. Калган гомерен елга флотына багышлый – рулевойдан капитанга кадәр хезмәт юлы үтә. Хатыны белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, Алексей Михайловичның җиде оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Соңгы елларда ветеран, сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, Җиңү көнендә митингка килми, әмма телевизордан парадны һәр елны карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев