Җәмгыять

Полиция элек хөкем ителгән чистайлыдан зур партия гашиш тартып алган

...

Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре тентү барышында 46 яшьлек ир-атның фатирында фаразланганча наркотик матдә тапканнар.
Әлеге очрак буенча тикшерүче тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 228нче маддәсенең 1нче өлеше буенча («Наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, ташу») җинаять эше кузгатылган.
Тоткарланучының элегрәк шундый ук җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булуы ачыкланган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе гражданнарны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле теләсә нинди очраклар турында хәбәр итәргә чакыра.
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев