Мошенниклар чистайлының телефонын ватып кереп, аның исеменә займ рәсмиләштергәннәр
Чистайлыларга мессенджерларда уңайсыз хәлгә калдыра торган текстлар һәм сылтамалар белән хәбәрләр килә башлаган. Аларны аккаунтларны ватып кереп, чит кешеләр исеменә кредитлар рәсмиләштерүче мошенниклар эшли. Шундыйларның берсенә карата җинаять эше ачылды
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү бүлегенә мошенниклык турында гариза белән бер чистайлы мөрәҗәгать итә. Февраль азагында әлеге кеше «Фотоны кара әле. Әлеге кеше вафат булды бит, син аны белә идеңме?» дигән шикле хәбәр ала.
Хәбәрдә күрсәтелгән сылтама белән ул күчә алмый. Әмма озакламый аның телефоныннан шундый ук эчтәлектәге бик күп санда хәбәрләр җибәрелә. Бу хакта әлеге ир-атка туганнары хәбәр итә.
Үзенә куркынычсызлык тудыру максатыннан ул телефонын тикшертү өчен челтәрле элемтә салонына мөрәҗәгать итә. Аннары «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетына кергәндә дә авырлыклар туа. Аккаунтына ул МФЦ аша гына керә ала.
Күпмедер вакыттан соң маркетплейсларның берсеннән хәбәр килә: аның шәхси кабинетыннан мобиль телефон алынган була, аны исә Мәскәүнең бирү пунктларының берсеннән билгесез кеше ала.
Әлеге сатып алуны башкару өчен явыз ниятле кешеләр аның исеменә микрофинанс оешмасыннан 27 400 сумлык займ рәсмиләштергәннәр.
«Әлеге факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгының бүлек тикшерүчесе тарафыннан РФ ҖК 159 маддәсе 1 өлешендә каралган «Мошенниклык» һәм РФ ҖК 272 маддәсе 1өлешендә каралган «Компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү» буенча җинаять эшләре ачылды», – дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте.
Полиция хезмәткәрләре гражданнардан ышанычлы кешеләрдән килгән очракта да тикшерелмәгән сылтамалар буенча күчмәүләрен үтенеп сорыйлар. Мошенниклар еш кына аккаунтларны ватып керәләр һәм аның хуҗасы исеменнән зыян салучы төрле сылтамалар җибәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев