Җәмгыять

Казанның эре предприятиеләрендә хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән

...

Агымдагы елның беренче сигез аенда Казанның эре һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 105 мең сумнан артып, 18,2% ка арткан.
Иң югары уртача хезмәт хакы фәнни учреждениеләрдә (145 151 сум), мәгълүмат һәм телекоммуникация өлкәләрендә (141 776,2 сум), финанс секторында (138 942,8 сум), шулай ук энергия ресурсларын җитештерүдә һәм бүлүдә (119 524,9 сум) теркәлгән.
Социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча Казанда тотрыклы вәзгыять саклана, ә макроикътисади күрсәткечләрнең күбесе уңай динамика күрсәтә.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев