Җәмгыять

Казанда Оман Солтанлыгының мирасына багышланган ике көнлек күргәзмә ачылды

...

Тантанада Татарстан һәм Россия Диния нәзарәтләре вәкилләре, аерым алганда, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рушан Аббясов катнаштылар.

Күргәзмә Казанның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга. Ул Оман тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Аны карарга килүчеләр Оман дәүләте үсешенең тарихи этаплары, аның дөнья мәдәниятенә керткән өлеше, дини тормыш үзенчәлекләре һәм архитектура традицияләре турында белә алачак. Аерым игътибар әлеге илнең динара элемтәләрне үстерүгә һәм халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлтелгән башлангычларына бирелә.

Чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Оман Солтанлыгының дини эшләр һәм вакыфлар министрлыгы оештыра.
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев