Казанда «Бердәм Россия» өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш форумы уздырды
«Бердәм Россия белән минем карьерам» партия проекты кысаларында оештырылган чара Казанның 5нче лицееннан һәм 1нче мәктәптән 40 өлкән сыйныф укучысын җыйды, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте
Штаб җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева булачак абитуриентларны сәламләп, һөнәрне сайлауга аңлы рәвештә якын килүнең мөһимлеген ассызыклады.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, Ректорлар советы рәисе урынбасары, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Роза Әхмәдиева институтның мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм 2026 елга республика Фәннәр академиясенең планнары белән уртаклашты.
Хезмәт базарындагы вәзгыять һәм төбәктәге аеруча кирәкле һөнәрләр турында ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Киров һәм Мәскәү районнары буенча идарәсенең әйдәп баручы профконсультанты Евгения Ходакова сөйләде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, тере аралашу форматы чыгарылыш укучыларында булачак һөнәрләрне аңлы рәвештә сайлау өчен иң яхшы нигез булып тора.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев