Җәмгыять

Кайбер категория гражданнар өчен түләүле юлларда ташламалы йөрү хокукын бирергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов кайбер категория гражданнар өчен түләүле юллар буенча ташламалы йөрү хокукы кертергә тәкъдим итте

Сүз пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары турында бара. Бу хакта ул «РИА Новости» белән әңгәмәдә белдергән.

 

Аның сүзләренә караганда, элегрәк ташламаларны гамәлгә ашыруның техник кыенлыклары турында фикер алышканнар, чөнки камералар йөртүченең социаль статусын билгели алмый. Борис Чернышов билгеләп үткәнчә, моны цифрлы технологияләр һәм булган мәгълүматлар базасы ярдәмендә хәл итәргә мөмкин.

 

«Без «цифрлар» чорында яшибез: бездә пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр мәгълүматлары базасы бар. Ташламалы йөрүне «Дәүләт хезмәтләре» аккаунтына яки махсус транспорт картасына бәйләү механизмы – хәл ителә торган бурыч. Бу ведомстволар арасында координация мәсьәләсе», - дип белдерде парламентарий.

Чыганак: «Татар-информ»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев