Җиңү көне алдыннан Чистайда массакүләм автойөреш узды (фоторепортаж)
Җәмгыять

Җиңү көне алдыннан Чистайда массакүләм автойөреш узды (фоторепортаж)

Патриотик чараны «Сугыш инвалидлары» иҗтимагый оешмасы оештырды.

Чистайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган массакүләм автойөреш узды. Маршрут Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында башланды. Төрле төрдәге гаскәрләр һәм локаль конфликтлар ветераннары, яшь армиячеләр, территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре, шәһәр җитәкчелеге, оешма, предприятие хезмәткәрләре һәм битараф булмаган чистайлылар геройларны хөрмәт белән искә алдылар.

Аннары әләмнәр беркетелгән һәм символик язулар язылган автоколонна, «Мәңгелек ут» мемориалы янында тукталыш ясап, Карл Маркс урамы буйлап узды. Массакүләм патриотик чараны «Сугыш инвалидлары» иҗтимагый оешмасы оештырды.

Тулырак материалны «Чистай хәбәрләре» газетасында укыгыз (16+)

А. Яковлева фотолары


Нет комментариев