Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Иванов 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2026 елга бурычлары турында: мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте

...

Районда 39 балалар бакчасы, 31 мәктәп һәм бер өстәмә белем бирү учреждениесе эшли.

Белем бирү сыйфатының һәм аның нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре булып дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре тора.

 

1нче лицей, 1нче, 3нче гимназияләр югары балл җыючылар саны буенча инде берничә ел алдынгылар булып торалар. 2025 елда 1нче мәктәп югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 2025 елда 5 укучы химия, әдәбият һәм информатика буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешкән.

 

Районда һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге планын (юл картасын) гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла. 2025 уку елында укучыларны һөнәри укыту 1нче гимназиядә (медицина сыйныфлары) һәм 4нче мәктәптә (энерго сыйныф) гамәлгә ашырылды.

 

«Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль программа кысаларында Чистай Выселкасы мәктәбендә заманча агротехнология сыйныфлары ачылды. Проектның инвесторы – «Чистопольская» агрофирмасы. Авыл хуҗалыгы техникумы, «Казан аграр университеты» һәм «Чистополье» холдинг компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде.

 

Чистай мәктәпләрендә ике сменада белем бирүнең безнең өчен чыннан да актуаль булуы проблемасына игътибар итәсем килә. Икенче сменада 8 201 баланың 1 619ы укый бу 20% укучы. Бу мәсьәләне хәл итүдә Мебель фабрикасы районында яңа мәктәп һәм кирпеч заводы районында яңа 6нчы мәктәп төзү ярдәм итә ала.

 

КАИның «Восток» филиалы студентлары беренче курстан башлап шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә практика узалар, соңыннан эшкә урнашалар.

В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Чистай филиалы структурасында – көллият, югары гуманитар белемнең барлык дәрәҗәләре. Университет хокук саклау органнары, хакимият органнары һәм суд системасы өчен кадрлар әзерли. Көллият базасында педагогик белем торгызылды. Студентлар ел саен Кытайда, Төркиядә һәм Белоруссиядә стажировка узалар.

 

Чистай авыл хуҗалыгы техникумы актив эшчәнлек алып бара. Аның базасында агросәнәгать комплексы һәм катнаш тармаклар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итә торган заманча ресурс үзәге уңышлы эшли.

Чистай медицина училищесы – 1932 елда башланган бай тарихлы учреждение. Үзенең эшчәнлеге елларында училище квалификацияле медицина белгечләре: шәфкать туташлары һәм фельдшерлар әзерләүдә терәк звенога әверелә.

Мәдәният – халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган мөһим үсеш юнәлеше. Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында районыбызның барлык мәдәният учреждениеләре өчен балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, Ватанны саклаучылар турындагы хәтерне мәңгеләштерүгә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар өстенлекле булды.

«Чистай» мәдәни үзәге ел дәвамында хәрби тематикалы фильмнар күрсәтте, Бөек Ватан сугышы ветераннары, локаль конфликтларда һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм хатыннары белән очрашулар уздырды.

 

2025 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук грант ярдәме алган проектларны эшләү буенча эшчәнлек дәвам итте. Үзәк китапханә РФ Президенты грантын отты һәм «Чистай битләре. Әдәби шәһәр» проектын уңышлы гамәлгә ашырды. Мәдәни-ял итү учреждениеләре «Мич буенда биибез», «Түгәрәк – Хоровод» проектларын уңышлы тормышка ашырдылар, «Родные напевы» рус җыры коллективы ТР Рәисенең 400 мең сумлык сертификаты белән бүләкләнде.

 

Спорт инфраструктурасын һәм массакүләм спортны үстерү өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда район данын яклыйлар, даими рәвештә җиңүләр алып кайталар.

2025 елның гыйнварыннан октябрьгә кадәр «Ватан» хәрби-патриотик үзәк базасында «Авангард» хәрби хезмәт нигезләре буенча республика программасы кысаларында Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 10 сыйныф укучылары белән өйрәнү җыеннары узды.

 

Авыл хуҗалыгы техникумы базасында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең республика спартакиадасы уздырылды.

Безнең районда «Алдынгылар хәрәкәте» уңышлы үсә. Аның башлангыч бүлекчәләре мәктәп һәм көллиятләр, яшьләр сәясәте һәм мәдәнияте учреждениеләре базасында актив балаларны берләштерә. Хәрәкәттә катнашучылар әһәмиятле социаль, патриотик, иҗади һәм волонтерлык проектларына җәлеп ителәләр, төрле дәрәҗәләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.

Социаль проблемаларны хәл итүдә төп рольне коммерцияви булмаган оешмалар уйный. Чистай районы грант инвестицияләрен җәлеп итү һәм коммерциягә карамаган оешмалар тарафыннан социаль проектларны уңышлы гамәлгә ашыру буенча республиканың иң яхшы 5 территориясе исемлегенә керә.

Муниципальара ресурс үзәгенең актив ярдәме белән 2025 елда 6,5 миллион сумлык югары социаль нәтиҗәгә ия булган проектлар гамәлгә ашырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев