Чистайдан Лисичанск шәһәренә 8 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрделәр
Чистай районы Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар йөк җибәрде
Гуманитар ярдәм белән колоннаны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов «Чистополье» холдинг компаниясе Директорлар советы рәисе Альберт Хөснуллин белән бергә озата барды. Урында аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков каршы алды.
Лисичанск шәһәренә 1,5 тонна көнбагыш мае, 2 тоннадан артык бәрәңге һәм кишер, 3 тоннадан артык бакалея товарлары һәм ит консервалары китерелде.
Шулай ук йөк составында кием партиясе һәм автоцистерналар өчен йөк шиннары комплектлары бар. Бу техника Новодружеск һәм Приволье шәһәрләренә су китерүдә җәлеп ителгән.
Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы сигез тоннадан артып киткән. Йөк җирле предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм районның битараф булмаган халкы ярдәме белән формалаштырылган. Дмитрий Иванов «Чистополье» холдинг компаниясенең өлешен аерым билгеләп үтте, аның ярдәмендә зур йөк туплап, аны вакытында мохтаҗларга илтү мөмкин булды.
Муниципаль район башлыгы сүзләренә караганда, йөкнең төп өлеше вакытлыча урнашу пункты өчен билгеләнгән.
– Без Лисичанск халкы өчен азык-төлек продуктларының һәм киемнәрнең зур партиясен формалаштырдык һәм тапшырдык. Сәфәр барышында шулай ук Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов белән очраштык – аңа мотоцикл һәм дизель җылыткычлар тапшырдык. Үз хәрбиләребезгә дә ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез: радиоэлектрон көрәш чаралары, дизель җылыткычлар, мототехника һәм гаиләләрдән адреслы посылкалар тапшыру планлаштырыла», – диде Дмитрий Алексеевич.
Ул Альберт Марат улына һәм «Чистополье» холдинг компаниясе командасына, аның машина йөртүчеләре – Ленар Әхмәтшинга, Артем Лазаревка, Рәсим Зиннәтуллинга, шулай ук гуманитар ярдәм илтеп тапшыруда катнашкан Сергей Жуковка һәм Эдуард Гамировка чын күңелдән рәхмәт белдерде. Дмитрий Иванов барлык предприятиеләргә һәм битараф булмаган кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бергәләп без мөһим эш башкарабыз!», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев