Чистайда узган планеркада авыл хуҗалыгы һәм оператив хәл турында фикер алыштылар
Җәмгыять

Чистайда узган планеркада авыл хуҗалыгы һәм оператив хәл турында фикер алыштылар

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчелегендәге киңәшмә-планеркада агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм оператив вәзгыять тикшерелде

Савым арта

 

 

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада 426 тоннадан артык сөт савылган, бу аннан алдагы атнага караганда 5 тоннага күбрәк. 405 тонна сатылган, табыш 14,5 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Шул ук вакытта уртача сатып алу бәясе 34 сум 80 тиенгә кадәр төшкән. Район хуҗалыкларында терлекләр үрчетү эше дәвам итә: бер атнада 35 бозау туган.

Техниканы ремонтлау эше актив алып барыла, ул 15 мартка төгәлләнергә тиеш: тракторларның әзерлеге – 74%, чәчкечләрнең – 82%, культиваторларның һәм тагылма агрегатларның – 80%. Запас частьләр сатып алу һәм минераль ашламалар туплау дәвам итә.

 

Сводкада – өч мошенниклык очрагы

 

 

Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә 5 җинаять теркәлгән, алар арасында өч мошенниклык, сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу һәм чит кешенең мөлкәтен ачыктан-ачык урлау очрагы бар.

Юлларда 15 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. ЮХИДИ хезмәткәрләре 131 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны җаваплылыкка тарткан, ә бер атна эчендә барлыгы 147 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

 

Дмитрий Иванов махсус хәрби операция зонасына чираттагы сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты, хәрбиләрдән зур сәлам тапшырды һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аннары район башлыгы утырышка йомгак ясады һәм алдагы атнага йөкләмәләр бирде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев