Чистайда тыл хезмәтчәне 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте
Хәмит Галяветдиновны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады
Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Хәмит Галяветдиновны юбилее белән котлады. Район башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үзенең исеменнән ул аны ихлас күңеленнән тәбрик итте, ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының күңел җылысын, игътибарын тоеп яшәвен теләде.
Хәмит Тәхаветдин улы Бөек Ватан сугышы елларында Шахмай авылында төрле эшләрдә эшли. 1948 елдан алып 1997 елга кадәр, ярты гасырга якын, тормыш юлы Мебель фабрикасы белән тыгыз бәйләнгән. Ул лаеклы ялга да шуннан чыга. Хезмәт юлын анда столяр булып башлый, аннары шаблонщик булып дәвам итә. Агачтан уеп әйберләр ясау аның яраткан шөгыле була. Өйләрендә әле бүген дә үз куллары белән ясаган комод саклана.
Бүген юбиляр яраткан кешеләре: кызының, өч оныгының кадер- хөрмәтен, яратуларын тоеп гомер кичерә. Бер оныгы махсус хәрби операция зонасында катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев