Чистайда су басуга каршы чаралар башланды
Төп бурыч – торак йортларны, юлларны һәм социаль объектларны су басуга юл куймау
Чистайда язгы су басуны булдырмау эшләре башланды. Быел кар күп яуганлыктан, язгы ташуга каршы чаралар алдан ук башланып китте.
Шәһәр башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, төп бурыч – кар эреп, торак йортларны, юлларны һәм социаль объектларны су басуга юл куймау.
– Район башлыгы кушуы буенча су басуга каршы эшкә керештек. Яңгыр сулары торбаларын ача башлыйбыз һәм аеруча су баса торган урыннардан кар ташыйбыз, – дип аңлатма бирде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хамматов.
Түбәнлектә урнашкан районнарга һәм кар сулары җыела торган урыннарга аерым игътибар бирелә. Су басуга каршы эшләрдә махсус техника җәлеп ителгән.
Фотолар Айрат Хамматовның социаль челтәрдәге аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев