Чистай районында «Иминлек каешы» операциясе бара
Җәмгыять

Чистай районында «Иминлек каешы» операциясе бара

Агымдагы ел башыннан Чистай юлларында 206 кеше иминлек каешын эләктермәгәне өчен җаваплылыкка тартылган

16 февральдән 1 мартка кадәр Чистай районында «Иминлек каешы» оператив-профилактика чарасы уза. Бу хакта Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә хәбәр иттеләр.

 

Операциянең төп максаты – машина йөртүчеләр һәм пассажирларның иминлек каешын эләктермәү белән бәйле хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

 

– Иминлек каешы юл-транспорт һәлакәтендә үлем яисә авыр имгәнүләр алу куркынычын киметә, – дип ассызыклады Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Дмитрий Зинин. – Шуңа күрә автомобильдә булганнарның барысы да, нинди утыргычта баруларына карамастан, һичшиксез, иминлек каешын эләктерергә тиешләр. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.

 

Кисәтү чараларының актуальлеген статистика раслый: 2026 ел башыннан район юлларында иминлек каешын эләктермәгәне өчен 206 кеше җаваплылыкка тартылган инде.

 

Г. Гомәрова фотосы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев