Яшелләндерү буенча мастёр, «Индустрия» предприятиесе белгече Юрий Сарафанников Чистайны төзекләндерүдә нинди проблемалар һәм үзенчәлекләр булуын һәм кешеләрне шатландыручы нинди проектларны безнең шәһәрдә тормышка ашырып булуы хакында сөйләде
–Юрий Владимирович, Чистайны яшелләндерү буенча нинди эшләр башкарасыз?
–Үләннәр чабу, авария хәлендәге агачларны кисү, чәчәкләр утырту, паркларда агачлар утырту… Быел киселгән агачлар урынына күп кенә агачлар утырттык. Кагыйдә буларак, нарат һәм чыршылар.
— Мин нарат белән чыршының шәһәрләрдә озак үсүен ишеткәнем бар…
–Утыз процентка якыны үсеп китә алмый диләр. Киләсе елга тагын утыртырбыз. Түбән базарда пирамидалы тупыллар һәм тау наратлары утырттык: анда баткаклы урын, ә тупыл дымны яхшы суыра.
— Ни өчен юкәләр утыртмыйсыз? Ленин урамындагы 33нче номерлы йорт янында минем яраткан юкәмне кискәннәр…
–Аны без кисмәдек. Безнең башкарма комитеттан техник күрсәтмә бар һәм без алар заказы буенча һәм алар тәкъдим иткән утырту материалы белән күчереп утыртабыз.
–Чистайның бар җиренә таралган Америка өрәңгесе белән нишләргә?
–Бары кисәргә һәм төбе-тамыры белән юк итәргә, башка бернәрсә дә эшләп булмый. Без шундый участокларны чистартырга чыгабыз. Һәр ел саен волонтерлар белән бер ташландык урынны чистартабыз. Быел Урицкий һәм Карл Маркс урамнары почмагында зур ташландык урынны чистарттык. Шәһәр өчен шундый игелекле эшкә алынган, техника белән булышкан дусларыма рәхмәт әйтәсём килә. Болар — бертуган эшмәкәрләр Фәнис һәм Фәнил Гыймадиевлар. Безнең Чистайда эшмәкәрләр күп, һәрберсе берәр генә ташландык урынны чистартса да, шәһәргә нинди зур ярдәм булыр иде.
— Бу кыйммәткә төшәме?
— Ташландык урыннар төрле, үзебез чистарткан урын буенча әйтсәм, 250-300 мең сум. Моны бер вакытта ук түгел, җәй буе чистартырга мөмкин.
— Минем уйлавымча, шәһәрдә үләнне артык күп чабалар кебек? Бу шулай түгелме?
–Вакыт-вакыт без аны чабарга да өлгермибез. Быел һава торышы үләннәргә үсәргә зур мөмкинлекләр тудырды. Узган елларда без 600 мең квадрат метрда үлән чапсак, быел 800 мең квадрат метрда чаптык.
— Кайбер илләрдә бөҗәкләр, кошлар үлгәнгә, туфракта эрозия барлыкка килгәнгә күрә үләнне еш чабудан баш тарталар…
–Без бар шәһәрне дә чабарга көчкә җитешәбез, үлән үсә дә үсә. Чабылган үләнне без ваклап газоннарда калдырабыз, ул күпмедер дәрәҗәдә киләсе шытымнар өчен ашлама була. Әгәр дә чапмасаң, үләннәр биеккә үрелеп китәләр һәм катып китәләр, шыксыз каракура гына басып торачак.
–Сез күпеллык үләннәр утыртасызмы?
–Әлёгә утыртканыбыз юк. Әмма, белгәнемчә, планлаштырыла, бу газоннан күбрәк булачак, ягъни күпеллык газон үләне кискәләп торырга дип каралган.
–Берьеллык чәчәкләр утыртасызмы?
–Петунияләр, бархатцы, сальвияләр. Вазонда, чүлмәктә виолалар утыртабыз. Алар җирдә үсәргә бик яратмыйлар. Без быел Чистайга килүче туристлар арасында сораштыру үткәрдек. Күбесе шәһәрдә чәчәкләр күбрәк булсын иде дигән теләк белдерде. Чистайлылар да шуны тели.
–Чәчәкләр күбрәк булачакмы?
–Бу планнан, контракттан тора. Узган ел 21 мең төп чәчәк утыртылды. 29 мең төп чәчәк утыртканыбыз да бар…
–Нинди чәчәкләр Чистайда тиз үсеп китә?
–Бездә бархатцы чәчәкләре яхшы үсә. Без хәзер эре бөреле бархаткаларга күчтек. Алар матур һәм озак чәчәктә утыралар. Әле тагын аксыл сары бархаткалар бар — алар питомникларда юк. Минем томышы иптәшем кызыксынып эксперимент өчен генә утырткан иде, бик әйбәт үсеп китте.
–Бархатцы ашлама буларак та әйбәт бит…
–Әйе, аларны көзен бакчада калдырырга, күмәргә мөмкин, бу исә туфракның сыйфатын яхшырта. Әмма, кызганычка каршы, шәһәр үзәгендә җир белән проблема бар. Ничә еллар буе анда кар белән тоз эләгә һәм менә сиңа барлык Менделеев таблицасы! Минем карашка, яңа туфрак китерергә кирәк, ул ун елга җитәчәк. Без, билгеле, барыбер клумбаларга 10-14 көн саен булса да ашламалар сибәбез.
–Клумбалар тротуар биеклегеннән түбәнрәк булырга тиеш бит?
–Тигез яисә түбәнрәк. Әгәр дә клумба тротуар биеклегеннән югарырак булса, яңгыр сулары тротуар буйлап агачак. Әгәр дә клумба түбәнрәк булса, тротуардагы су анда агып керәчәк.
–Ә пляжны җыештыруга сезнең катнашыгыз бармы?
–Әйе. Быел башкарма комитетта трактор алырга насыйп булды. Без камышларны, куаклыкларны җыештырдык… Ә менә Наречьеда үлән белән көрәшергә бик авыр. Чөнки анда геотекстиль җәелгән, ә өскә ак ком сибелгән. Әгәр дә хәзер анда мотоблокта керсәң, ул текстильне чорный һәм туктап кала. Үләнгә үсәргә бу комачауламый, ә эшкәртергә комачаулый.
–Безнең шәһәрдә сезгә белгеч буларак эшләргә нинди урыннар бар?
–Дамба! Мин үзем анда матур урыннар, эскәмияләр ясадым, чүпле үләннәрне җыештырдым. Анда яхшы агачлар бар — аларны калдырырга, яңаларын утыртырга кирәк. Әгәр дә МЧС рөхсәт итсә, анда пирслар да ясарга мөмкин булыр иде.
–Миңа Кирпеч заводы районындагы Берняжка турында да сөйләделәр…
–Кызыклы урын. Күперне ремонтлаганнан соң биредә су яхшы ага. Өстәрәк су агымы буенча кечкенә генә буа һәм шарлавык ясарга да мөмкин. Янәшәдә машина кую урыннары ясарга була.
–Ленин урамын төзекләндергәннән соң анда яшеллекләр барлыкка киләчәкме?
–Анда газон чәчелгән.
–Шәһәр халкы төзекләндерү эшләрендә үзеннән ярдәм кертә аламы?
–Билгеле, кертә алалар. Янәшәдәге территорияне тәртипкә китерү, шул ук өрәңгене кисү… Ул вакытта авыр урыннарны да тәртипкә китерү өчен эшче куллар күбрәк булачак.
–Чистайда үзләреннән үсеп китүче матур үсемлекләр бармы?
–Урыны-урыны белән таллар үсә, аны матурайтырга, вакытында кирәкмәгән җирләрен кискәләргә кирәк –шул чакта ул тагын да матуррак булачак. Шулай ук бездә зарарсыз, матур канада өрәңгесе бар.
–Киләсе елда техник биремгә нәрсәләр барлыкка килүен теләр идегез?
–Бу хакта шәһәр җитәкчелегенә сөйләдём инде, икенче елга үзгәрешләр булырмы– карарбыз…
–Туристларны җәлеп итү өчен шәһәргә нәрсә эшләргә кирәк?
–Туристлар автобуслары маршрутларын гына карасак та, күп нәрсә аңлашыла… Пристаньнан чыгып, Гуськов урамы буйлап барганда Америка өрәңгесе урманы, җимерелгән койма, бернинди матурлык та юк… Ниндидер төзекләндерү эшләре Наречьедан башлана, ә елга порты һәм Наречье арасында коточкыч! Бернәрсә дә төзелмәсә дә, әрәмәлекләр булса да, чабылсын иде. Америка өрәңгесе утыз еллап үсә, аннары ава, чери, яңасы үсеп чыга… Боларның барысын да чистартырга кирәк.
–Эшче куллар җитәрлекме?
–Куллар җитә. Задание генә бирсеннәр.
Татьяна Шабаева әңгәмә корды
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев