Чистайда 9 Майны бәйрәм итү программасы
Җәмгыять

Чистайда 9 Майны бәйрәм итү программасы

9 Май көнне чистайлыларны бай эчтәлекле бәйрәм программасы көтә.

 

Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар, гадәткә кергәнчә, үзәк мәйданда узачак тантаналы митингтан башланачак. Митинг 10.00 сәгатьтә башлана.

Аннары Мәңгелек ут янына һәм Геройлар Аллеясына веноклар салу була.

11.00 сәгатьтә Скарятин бакчасында концерт программасы башлана. Шунда ук кыр кухнясы, шәһәр халкы өчен төрле интерактив мәйданчыклар, фотозоналар урнашачак.

15.00 сәгатьтә Үлемсез полк йөреше була. Ул үзәк мәйданнан Скарятин бакчасына кадәр узачак.

18.00 сәгатьтә Скарятин бакчасында «Рус кешеләре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композицияләр, тематик мәйданчыклар эше башлана.

19.00 сәгатьтә бәйрәм программасы.

21.00 сәгатьтә Скарятин бакчасында бәйрәм салюты була.


Нет комментариев