Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциягә актив кушылалар.
Илебез халкы өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы якынлаша. Сугыш геройларына рәхмәт белдерергә, вафат булган ветераннар турындагы хәтерне яңартырга теләп, бөтен ил буенча гаиләләр «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциягә кушылалар.
Ак күгәрченнәр, чәчәкләр, Георгий тасмалары, ветераннар портретлары, совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә багышланган язулар күп чистайлыларның тәрәзәләрен бизи. Балалар һәм өлкәннәр тәрәзәләрне Җиңү символикасы белән бизәргә ашыгалар, буяулар ярдәмендә рәсем төшерәләр, кәгазьдән чәчәкләр, ак күгәрченнәр кисәләр.
Җиңү Көненә аерым атмосфера тудыру эшендә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнаша.
– Безнең укучыларыбыз «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә инде берничә ел катнашалар. Алар безнең тәкъдимне теләп кабул итәләр, тәрәзәләрне бизиләр, үзләре һәм тирә-юньдәгеләр өчен бәйрәм кәефе тудыралар. Иҗат аша без яшьләргә патриотик тәрбия бирәбез, аларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, совет халкының батырлыгы турындагы хәтерне сакларга кирәклеге хакында сөйлибез. Моннан тыш, алар буш вакытларын файдалы үткәрәләр, – дип билгеләп үтә Балалар сәнгать мәктәбе директоры Марина Парфенова.
«Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнашучылар арасында ун яшьлек Даринә Гайфуллина да бар. Аның бүлмәсенең тәрәзәсен, Бөек Ватан сугышында әби-бабаларының батырлыгы турындагы истәлек символы буларак, Георгий тасмасына уралган чәчәкләр, Кызыл Йолдыз һәм Мәңгелек ут рәсемнәре бизи.
– Акциядә катнашырга миңа әнием тәкъдим итте һәм мин риза булдым. Без Бөек Ватан сугышында Җиңү, ата-бабаларыбызның ничек көрәшүләре турында искә төшерү өчен тәрәзәләрне бизибез. Ветераннарыбыз ярдәмендә без тыныч илдә яшибез, укый, эшли алабыз. Без аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотарга һәм алар турында сеңелкәшләребезгә һәм энекәшләребезгә сөйләргә тиешбез, – ди Даринә.
– Бәхеткә, без дә, балаларыбыз да ата-бабаларыбыз өлешенә төшкән сугыш дәһшәтләрен күрмәдек. Без сугыш турында әби-бабаларыбызның сөйләгәннәре аша белсәк, киләчәк буынның сугышның тере шаһитлары белән аралашу, совет халкының батырлыклары турында геройларның үзләреннән белү мөмкинлеге булмаячак. Шуңа күрә без миллионлаган кешеләр бәрабәренә яуланган Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңү вакыйгалары турындагы хәтерне саклап калу өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга тиешбез. «Җиңү тәрәзәләре» акциясе бәйрәм атмосферасы тудырырга гына түгел, ә ата-бабаларыбызга рәхмәт белдерергә һәм алар турындагы хәтерне яшь буын өчен сакларга да ярдәм итә, – дип уртаклаша акциядә катнашучының әнисе Оксана.
Исегезгә төшерәбез, «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциягә теләге булган һәркем кушыла ала.
Нет комментариев