Җәмгыять

7 мартта Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмый торырга киңәш итә

Көннең икенче яртысында һәм 7 март кичендә Татарстанда һәм Казанда урыны белән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начараю һәм секундына 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз кушымтасында татарстанлыларга юлларда һәм урамнарда сак булырга киңәш итә. Машина юлы аша чыгу өчен җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга кирәк.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләрне бик кирәк булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

Чыганак: «Республика Татарстан»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев