1 марттан газ җиһазларын карап торуга таләпләр катгыйланачак
2026 елның 1 мартыннан Россиядә законнардагы үзгәрешләр үз көченә керәчәк, нәтиҗәдә, газ җиһазларын карап торуга таләпләр катгыйланачак
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин хәбәр итте.
«Төп басым инструменталь үлчәүгә ясалачак. Ягъни, элек шахтаның эшләвен тикшерү генә җитсә, хәзер шахталардагы һава алмашыну һәм һаваның сирәкләнү күрсәткечләрен үлчәргә кирәк булачак. Бу – принципиаль мәсьәлә», – дип белдерде Тыгин.
Аның сүзләренә караганда, элеккечә «күз үлчәме» белән генә үлчәү ясау мөмкин булмаячак. Газ хезмәткәрләренә прибор күрсәткечләрен теркәргә һәм аларның югары яки түбән чикләрдән чыкмавына инанырга кирәк булачак.
Шул ук вакытта, җиһазларны куллану таләпләре бозылган очракта, андый фатирда яки йортта газны сүндерәчәкләр. Газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән очракта да шундый ук чара күреләчәк.
«Фатирга кертәсегез килмиме? Ихтыярыгыз, бернинди сорау да юк, сездә газ булмаячак. Шул ук вакытта краныгызны сүндереп кенә калдырмаслар, аны эретеп ябыштырып куярлар. Тиешле рәвештә, яңадан тоташканда бу бик җитди проблема тудырачак», – дип ассызыклады Тыгин.
Ул шулай ук җиһазларны тикшерү ел саен үткәрелергә тиешлеген һәм газ хезмәткәрләренең торакны тикшерүендә яшәүчеләр үзләре кызыксынырга тиешлеген өстәде.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев