...
Чистай муниципаль районында узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Дмитрий Иванов Башкарма комитетның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ильяс кызы Ярмушевага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды.
Ильмира Ильяс кызы күпьеллык намуслы хезмәте, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә югары һөнәрилеге, шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чараларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен югары бүләккә лаек булды.
Бу хезмәт һәрчак күз алдында һәм иҗтимагый әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә ЗАГС хезмәткәрләре яңа гаиләләр төзүнең башлангычында торалар һәм чистайлыларга тормышларында беренче документларын бүләк итәләр. Фото: Илфат Мәгыйзов
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев