Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тумышы белән Яуширмә авылыннан булган Габделхәй Хөснуллинның оныгы Елена Казакова, туганлык җепләрен эзләп, Чистай якларына кайтты (1нче өлеш)

Бер гаилә тарихы илнең зур тарихын чагылдырырга мөмкин. Тумышлары белән Чистай районының Яуширмә авылыннан чыккан Габделхәй, Габделхак һәм Фаяз Хөснуллиннарның язмышлары − XX гасырның иң драматик һәм героик язмышларының берсе.

Габделхәй Хөснуллинның оныгы Елена Казакова да туганлык җепләрен эзләп, тарихи үткәнне барларга дип, балалары Олеся, Дмитрий һәм өч туган энесе Романны ияртеп, Чистай якларына кайтып төшә. Үзе әйтүенчә, ата-бабалар турындагы истәлекләрне торгызу аның тормышының бер җитди өлешенә әйләнә.

Елена Казакованың үз нәселенең тарихы белән кызыксыну уе тиз генә барлыкка килмәгән. Беренче мәртәбә ул үзенең тамырлары турында 1996 елда абыйсы үлгәч уйлана башлый. Тормыш нәзбереклеге аны гаилә тарихына яңача карарга мәҗбүр итә. Ул вакытта инде ул әбиләреннән сорашып, беренче шәҗәрә агачын төзергә дә өлгерә һәм әлеге башкарылып чыккан зур эштән соң вакытлыча гына тынычлану хисе кичерә.

Ләкин еллар узгач, яңа югалту кабат хәтерне саклап калу теләген уята. Әтисе Миңнеәзгать үлгәннән соң, Елена үзендә яңа көч табып, өстәмә, яңа мәгълуматлар эзләргә тотына. Сәбәбе юк кына кебек тоелса да, төп сәбәпләрнең берсенә әверелә: бабасының кабер ташын чистартканда аның фотосы нык кына зыян күрә һәм бу фотоны алыштырып кую өчен яңа фото кирәк була. Әмма туганнарында Габделхәй Хәмидулла улының фотолары бөтенләй диярлек сакланмаган булып чыга, ә булганнары да аның авырып яткандагы соңгы ел фотолары гына була.

Шуннан соң Елена истәлек мәгълүматларын бөртекләп җыюга җиң сызганып керешә: ерак туганнарына мөрәҗәгать итеп, алар белән интернетта таныша, алардан гаилә архивлары белән уртаклашуын сорый. Шулай итеп, һәр яңа сөйләнелгән вакыйгалар, һәр табылган фотосурәт кыйммәтле дәлилгә әверелә. Ләкин бу гына аз була. Елена бөтен ил буйлап архивларга соратып алулар җибәрә һәм акрынлап аның алдында тулы бер чор ачыла башлый.

Габделхәй Хәмидулла улы Хөснуллин 1941 елның 23 июнендә Ленинград өлкәсенең Киров район хәрби комисса­риатыннан фронтка алына. Аның хәрби язмышы Ленинград оборонасы белән тыгыз бәйләнгән була. Башта ул Ленинград фронтында 276нчы аерым пулемет-артиллерия батальоны составында хезмәт итә. Фин сугышында катнашкан һәм тәҗрибәле сугышчы буларак, Габделхәй Хөснуллин пулемет расчеты командиры итеп билгеләнә.

1941 елның сентябрендә үк Габделхәй Хөснуллин хезмәт иткән батальон Ленинград янындагы каты сугышларның үзәгенә эләгә. 11 сентябрьдә ул бүлек командиры булган рота бомбага тотыла, ә аннары – җәяүле гаскәрләр һәм танклар һөҗүменә дучар ителә. Сугышчылар көннең икенче яртысына кадәр нык торалар, шуннан соң чигенә башлыйлар. Бу сугышта Габделхәй Хөснуллинның балтыры кыйпылчыкланып яралана, шул сәбәпле аңа ярты ел тернәкләнергә туры килә.

1942 елның июленнән Габ­делхәй Хөснуллин 85нче укчылар дивизиясенең 103нче укчылар полкында хезмәтен дәвам итә. Сугышчан характеристика аны инициативалы һәм кыю йөрәкле командир итеп күрсәтә.

Ул Бөек Ватан сугышының Ленинград блокадасын өзүдә («Искра», 1943 елның гыйнвары); Мгин һөҗүм операциясендә (1943 елның июль-августы); Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә китергән Красносельск‑ропшин операциясендә (1944 елның гыйнвары); Выборг һөҗүм операциясе (аның барышында Выборг азат ителә); Көнчыгыш Пруссиядә һәм Помераниядә, шулай ук Штеттинск‑Росток операцияләрендә катнаша; стратегик мөһим биеклекне − Псков юнәлешендә барган төп сугышларда Жидилов Бор дип аталган биеклекне яулап алган өчен Габделхәй Хөснуллин III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Габделхәй Хәмидулла улы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә һәм Выборгны азат итү һәм Ленинград блокадасын бетерү өчен барган сугышларда катнашканы өчен баш командующий И.В. Сталиннан рәхмәт хатын ала. Сугыш елларында ул өч тапкыр яралана, ләкин һәрвакыт кире сафка кайта. Габделхәй Хөснуллин 1945 елның 19 октябрендә генә демобилизацияләнә.

Өйгә кайткач, ул 1941 елның июлендә туган улын беренче тапкыр һәм үсеп җиткән кызын күрә. Ә 1946 елның августында гаиләдә тагын бер улы − Елена Казакованың булачак әтисе − Миңнеәзгать туа.

Бөртекләп җыелган мәгъ­лүмат, акрынлап, шәхси эзләүдән масштаблы проектка әверелә. Елена аны тулы китап итеп рәсмиләштерү өчен җитәрлек материал тупланганын аңлый. Башта ул үзенең бабасы турында сөйләргә ниятләгән булса, әмма тарихка чумган саен, бәян итүне тагы да арткарак китеп, − Хәмидулла бабасының бабасыннан башларга кирәк булуын аңлый.

Китапның эш исеме «Хөснуллиннар нәселе, әйдәгез танышыйк!» – дип атала. Аның максаты нәселнең һәр тармагы, тамырларында Хөснуллиннар каны ага торган һәр буын турында сөйләү була. Елена бу китапны барлык туганнарына бүләк итәргә хыяллана, аларны бергә җыярга, бер-берсе белән таныштырырга һәм ата-бабалары турындагы истәлекне сакларга өметләнә.

Китапны әзерләүдә Яуширмә мәктәбенең Туган як тарихы музее белән хезмәттәшлек мөһим роль уйный. Музей җитәкчесе буларак  мин бай фотофонд һәм авыл тарихы буенча материаллар белән уртаклашып, тарихи дәвердә исемнәрнең ничек үзгәрүе, колхозларның ничек оешуы, мәктәп һәм клуб төзелүе турында мәгълүмат бирдем. Табылдыклар арасында Габделхәй Хәмидулла улы председатель булган «Кызыл Сукачык» колхозы урнашкан борынгы карта булуы да бик тәссирле булды.

Үз чиратында, Елена үзе җыйган документларны: автобиографияләрне, сугышчан характеристикаларны, кызылармеецлар китабын, партия эшләрен музейга тапшырды. Хәзер бу материаллар үзләренең кече ватаннары тарихын өйрәнүче укучылар өчен күрсәтмә әсбап булачак.

Лилия Фәсхетдинова,  Чистай районы туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары Ассоциациясе  җитәкчесе

 

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев