Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тумышы белән Яуширмә авылыннан булган Габделхәй Хөснуллинның оныгы Елена Казакова, туганлык җепләрен эзләп, Чистай якларына кайтты (2нче өлеш)

Бер гаилә тарихы илнең зур тарихын чагылдырырга мөмкин. Тумышлары белән Чистай районының Яуширмә авылыннан чыккан Габделхәй, Габделхак һәм Фаяз Хөснуллиннарның язмышлары − XX гасырның иң драматик һәм героик язмышларының берсе

Нәселнең икенче вәкиле − Габделхәйнең туганнан туган энесе Фаяз Хәмидулла улы Хөснуллинның да язмышы шундый ук лаеклы һәм бай була. Ул 1924 елның 30 (24) декабрендә Яуширмә авылында туа. 1937 елда мәктәпне тәмамлап, Чистайда медицина политехникумына укырга керә.

1941 елның 15 октябрендә Фаяз Кызыл Армиягә алына. 15 гвардия механикалаштырылган бригадасы составында гвардия өлкән лейтенанты званиесендә хезмәт итә. Фронтта яралангач, госпитальдә дәвалана. Ватан алдындагы казанышлары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Фаяз Хәмидулла улы туган якларына кайта. Аның сугыштан соңгы тормышы җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлана: ул райком секретареннан алып колхоз председателенә һәм райкомхоз начальнигына кадәр төрле җитәкче вазифаларын башкара. Пенсиягә чыкканчы төрле оешмаларда директор урынбасары булып эшли. Фаяз Хәмидулла улы 1989 елның октябрендә 65 яшендә вафат була.

2026 елның 13 июлендә Чис­тай районының Яуширмә мәктәбендә авылдашлар, шул исәптән укытучылар, укучы балалар катнашында Хөснул­линнарның оныклары булган Елена, Роман, Дмитрий, Олеся белән күптән көткән очрашу оештырылды. Күпләр өчен бу очрашу тере тарихка кагылу, үткәннәргә кайтып килү мөмкинлеге дә булды.

Яуширмә яшьләре өчен очрашу чын хәтер дәресе булды: алар чып-чын материалларны күрә алдылар, якташларының сугышчан юлы һәм Җиңүнең нинди бәя белән яулануы турында белемнәрен тагы да ныгыттылар, белделәр. Ә Елена белән Роман өчен бу очрашу гаилә тарихын саклау буенча эзләнүләр, табулар нәтиҗә бирә икәнлегенә һәм кешеләрне рухи берләштерергә ярдәм итүенә дәлил булды.

Яуширмә мәктәбендә оештырылган очрашу чын күңелдән оештырылган иде, бик җылы узды, чөнки авылдашлар да үзләре белгән, истә калган вакыйгалар белән уртаклаштылар. Бик ерак, яки, гомумән, булмастай тоелган хыяллар, уйлар чынга ашты – интернет аша гына таныш булган материалларны легендар якташларыбызның онык­лары сөйләвеннән тыңланган истәлекләр чын ачыш булды – менә алар безнең каршыда, менә алар, оныклар, бабайлары турында үзләре сөйлиләр!

Әлеге мөһим вакыйганы оештыруны үз өсләренә алган кешеләр очрашуның аерым мохит тудырды. Очрашу идеясен хуп­лаган һәм бар­лык хезмәтләрнең үзара бәй­ләнешен булдырырга ярдәм иткән Яуширмә мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Наил кызы Сибгатуллинага зур рәхмәт. Яуширмә авыл җирлеге башлыгы Лилия Рәис кызы Гәрәева да мөһим роль уйнады, нәкъ менә аның тырышлыгы белән чәй эчү табыны өйдәгечә матур килеп чыкты, ә өстәлдәге милли ризыклар − хуш исле чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия күз күрке булдылар. Бу өстәл артында кунаклар белән хуҗалар арасындагы чикләр бөтенләй юылды, без барыбыз да үзебезне бер зур гаилә итеп хис иттек, анда һәркем мөһим, ә ата-баба истәлеге уртак байлык булды. Чәй эчкәндә сүз тынмады: яңа тарихлар яңгырады, үткәннәрне бүгенге көнгә кайтарган нечкәлекләр калкып чыкты.

Рәсми өлеш, табын янындагы әңгәмәләрдән соң без кунак­лар белән туган ягыбыз, туган авылыбызның табигатен карарга чыгып киттек, авыл буйлап йөрдек, таныш урамнар буйлап үттек, истәлекле урыннар янында тукталып әңгәмәне дәвам иттек, Хөснуллиннар яшәгән һәм эшләгән урыннарга кагылдык. Яуширмәнең һәр почмагында, әйтерсең лә, каһарманнар истәлеге яшәп ята. Кунакларыбызга хәзер бу җир тагын да якынайды, алар буыннар бәйләнеше ныгый төште дигән хис белән юлга кузгалдылар. Ә авыл бу мәңгелек истәлекне кадерләп сак­лый һәм аны йөрәктән-йөрәккә тапшыра кебек.

Яуширмәгә оештырылган сәфәр Хөснуллиннарның онык­лары өчен бик тә шәхси, күңелне нечкәртә торган вакыйга булды. Очрашуда катнашучы кунакларыбыз үзләреннән чын күңелләреннән хис-кичерешләрен, рәхмәтләрен язып калдырдылар. Менә нәрсә ди Елена Казакова: «Яуширмә халкына җылы каршы алулары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм Лилия Марсель­евнага аерым рәхмәт! Без балалар белән ата-бабаларымның туган җиренә гаилә тарихын үз күзләребез белән күрергә, кулларыбыз белән кагылырга килдек. Безгә мәктәп музее буйлап искиткеч экскурсия уздырдылар, анда минем бабам турындагы материаллар бик әйбәт саклана. Гаяз Исхакый музее, үткәннәрне ихтирам итеп, яшьләргә тапшырулары, аерым тәэсир калдырды.

Мәчеткә бару минем өчен тагы да бер үзенчәлекле хатирә булып истә калачак − мин журналда әтиемнең, бабамның, әтиемнең абыйларының һәм бабасының исемнәрен язып калдырдым. Туган авылымда шул исемнәр белән догалар кабат яңгырасын иде. Чын күңелдән кунакчыл булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Тамырларыбыз белән горурланабыз, бик күп җылы хатирәләр һәм гаҗәеп тәэсирләр алып китәбез. Һичшиксез әйләнеп кайтачакбыз!»

Роман Карачев, шулай ук Елена, Олеся һәм Дмитрий Казаковлар (Хөснуллиннар нәселенең вәкилләре):

«Яуширмә авылы халкына җылы кабул иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсебез килә! Без, Хөснуллиннар нәселеннән булган Казакова Елена, Олеся, Дмитрий һәм Роман Карачевлар, ата-бабаларыбызның туган җиренә, үз гаиләбезнең тарихын барларга һәм үз тамырларыбызны яхшырак белергә килдек. Безнең өчен бу сәфәр чын‑чынлап үзенчәлекле һәм онытылмаслык булды.

Безне бик җылы каршы алдылар, авыл тарихы турында сөйләделәр, мәктәп һәм мәктәп музее буйлап экскурсия уздырдылар, Гаяз Исхакый музее белән таныштырдылар. Биредә үткәннәрне кадерләп саклауларын, атаклы якташларыбызны хөрмәтләүләрен һәм бу истәлекне яшь буынга тапшыруларын күрү аеруча кадерле булды.

Без кызыклы әңгәмәгә һәм һәр вакыйганы детальле итеп искә төшерүегезгә, игътибарлы булуыгызга гына түгел, шулай ук Яуширмә хезмәткәрләренең һәм халкының ихлас кунакчыллыгына, шулай ук мәдәният идарәсе җитәкчесе Наилә Наил кызы Сибгатуллина белән мәдәният йорты җитәкчесенең игътибарына һәм ярдәменә дә сокландык, алар ярдәмендә очрашу күңелгә ятышлы, ә чәй эчү − чын‑чынлап бәйрәмчә булды.

Мондый очрашулар безгә үз нәселебезнең тарихын белү, үз тамырларыбызны истә тоту һәм буыннар бәйләнешен саклауның мөһимлеген аңлата.

Очрашуны оештыруда кат­нашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Үзебез белән иң җылы хатирәләрне, үз тарихыбыз белән горурлану хисен һәм һичшиксез яңадан кайту теләген алып китәбез. Ихтирам һәм рәхмәт белән, Хөснуллиннар нәселе вәкилләре».

Елена Казакованың тарихы хәтерне саклап калу теләгенә нигезләнгән хезмәт, буыннарны берләштерә торган зур эш үрнәге булып тора. Хәтер исән чакта гына кеше исән була. Һәм Елена кебек кешеләр ярдәмендә бу хәтер вакыт эчендә эреми, ә гомуми тарихның бер өлешенә әверелә, аны киләчәк буыннар яңадан укыячак.

Лилия Фәсхетдинова,

 Чистай районы туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары Ассоциациясе  җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев