Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң, Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте

...

Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

 

«Бүген иртән безнең республика чираттагы каты һөҗүмгә дучар булды. Дошманның пилотсыз очкычлары гражданнар объектларына һөҗүм ясады һәм без, ни кызганыч, кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам», – дип язган Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә.

Ул шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде һәм һәркемгә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.

 

Соңгы мәгълүматлар буенча, узган төндә Түбән Камага һөҗүм нәтиҗәсендә 12 һәлак булучы һәм 39 зыян күрүче билгеле.

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев