Түбән Камада прокуратура өч балага пособие түләттерүгә ирешкән
...
Түбән Кама прокуратурасы күпбалалы ананың хокукларын торгызган. Әлеге хатын-кыз ведомствога бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле булган айлык пособие түләүне кире кагулары турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында вәкаләтле органның хата җибәрүе ачыкланган: белгечләр бер кешегә уртача керемне исәпләгәндә “Торак белән тәэмин итү” төбәк түләвенең гомуми суммасын кертүләре ачыкланган. Әмма федераль закон пособиегә хокукны билгеләүдә әлеге яклау чарасын исәпкә алмый.
Прокуратура ярдәме белән күпбалалы анага тиешле түләүләр билгеләнгән.
Чыганак: Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев