Тренер ничек итеп чынлап йөзәргә өйрәнергә икәнен сөйләде
Педагог Алинә Дмитриева бассейнның елганы алыштырмавы, ничә яшьтән йөзәргә өйрәнергә кирәклеге һәм караңгы судан куркуны ничек җиңәргә мөмкин булуы хакында сөйләде
Безнең янәшәдә булган зур елга йөзәргә өйрәнүнең яхшы һәм дөрес булуы хакында искәртеп тора сыман. Моны кайчан һәм ничек эшләргә кирәклеге һәм бассейнда йөзү белән елгада йөзүнең аермасы хакында бары профессионаллар гына белә. Без Балалар һәм яшьләр иҗат йортында йөзәргә өйрәтүче педагог Алинә Рафаиль кызы Дмитриева белән сөйләштек.
– Миңа калса, хәзер Чулман буенда яшәгән балалар утыз ел элек булганнарга караганда сирәгрәк йөзә беләләр. Берәр төрле сәбәп бармы? Яисә бу шулай тоела гынамы?
– Куркудан шулайдыр дип уйлыйм. Ата-аналарның балаларын ачык сулыкларга җибәрмәүләреннән шулай килеп чыга. Шулай ук суднолардан, суүсемлекләрдән, агымнардан курыкмыйча йөзәрлек җиһазландырылган урыннарның булмавыннандыр да ул... Кадрларның-йөзәргә өйрәтүче белгечләрнең җитешмәве дә үзен сиздерә.
– Элек бит ата-аналар үзләре дә балаларын йөзәргә өйрәткәннәр. Әллә хәзер инде йөзә белмәүче ата-аналар буыны үсеп җиттеме?
– Әйе. Безгә еш кына өлкәннәр өчен индивидуаль өйрәтү турында сорап шалтыраталар. Чөнки өлкәннәр өчен төркемнәр юк. Бик күпләр йөзә дә белмиләр. Ә менә ни өчен кече яшьтә өйрәтү мөһим: чөнки бу вакытта курку хисләре булмый. Кеше өлкәнрәк булган саен аны йөзәргә өйрәтү авыррак. Өлкән яшьтәгеләрнең баш миләрендә блокировка барлыкка килә: аларга су астына төшү, сулыш алмыйча тору куркыныч. Шуңа күрә дә педагогның биремнәрен төгәл үтәсен, суда торырга өйрәнсен, дөрес итеп суласын, үзен этеп җибәрә алсын өчен балаларны алты-җиде яшьтән йөзәргә өйрәтә башларга кирәк. Батмас өчен бу бик мөһим. Аякларың белән су төбен капшап табарга һәм сине өскә атып бәрсен өчен үзеңне каты итеп этеп җибәрергә кирәк.
– Мин йөзү кешене симметрик яктан үстерә торган спорт төре дип укыдым. Ягъни кеше гәүдәсенең уң һәм сул яклары, аяк-куллары белән бервакытта хәрәкәтләнә, ә бу физик тренировкалар өчен оптималь...
– Дөрес. Артык нагрузка юк. Әмма барлык мускуллар да синхрон эшлиләр. Умыртка баганасы, гәүдә турая. Бу кешенең мускул карсетлары үсеше өчен бик мөһим. Йөзү баланың үсешенә дә яхшы тәэсир итә. Бу хәрәкәтләрнең координациясе, авыр эшләрдән, мәктәптән соң ял итү.
– Хәттә өлкән яшьтәге имгәнүләр алган кешеләргә дә суда хәрәкәтләр ясарга кушалар?
– Әйе. Суда нагрузка бар, ул азрак сизелә. Шуңа күрә җитди имгәнүләрдән, аяк-кул сынулардан соң нәкъ менә суда йөзәргә кушалар. Әмма бездә өлкәннәр белән индивидуаль шөгыльләнәләр. Бер тренерның аквафитнес буенча төркеме бар. Алар азрак залда шөгыльләнәләр, аннары бассейнга төшәләр. Бу кан әйләнеше, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен файдалы.
– Ә сез төркемнәргә балаларны алты-җиде яшьтән җыясызмы?
– Әйе, бюджет урыннарына – җиде яшьтән.
– Бала йөзсен өчен күпме вакыт кирәк?
–Бу һәрберсе өчен индивидуаль. Әмма бер елдан соң алар кагыйдә буенча суда үзен ничек тотарга өйрәнәләр, бассейн озынлыгын, йөзеп чыгу кагыйдәләрен үзләштерәләр.
– Хәзер балаларда гәүдә авырлыгы артык булуы еш күренә. Кайбер ата-аналар балаларының физик формаларын уңай якка үзгәртү өчен бирегә китерәләр.
– Әйе. Без табибтан медицина тикшерүе, анализлар, ЭКГ таләп итәбез. Нинди нагрузка бирергә яравын карыйбыз. Балаларга йөзү ярдәм итә. Билгеле, туклануны контрольдә тотарга кирәк, шуңардан башка нәтиҗә булмаячак. Гәүдәнең артык авыр булуы, умыртка баганасы кәкрәю, күз күременең начар булуы белән дә киләләр. Мондый диагнозлар белән башка секцияләргә алмыйлар.
– Сез ярышларга, спорт йөзүенә ничек карыйсыз?
– Бездә ярышлар йөзүнең барлык төрләрендә уза, шулай суда төрле спорт бәйрәмнәре һәм учреждение эчендә ярышлар үтә. Әмма без үзебезнең төркемнәр арасында гына ярыш оештырабыз, чөнки Иҗат йортында сәламәтләндерү өчен йөзү каралган. «Лидер» спорт мәктәбе, аларда спорт йөзүе, анда нагрузка көчле. Без алар белән конкурентлар түгел, болар төрле юнәлешләр.
– Ачык суда сез сапбордларда, катамараннарда йөзү белән мавыгасызмы?
– Безнең андый активлыклар юк. Әмма узган ел без алты, унике яшьлек балаларыбыз белән үзебез һәм балалары белән башка ата-аналар Прости елгасы буйлап катамараннарда йөздек. Бу куркыныч түгел, Четырчи-Булдырь һәм кире шул юлдан уйланылган маршрут. Әгәр дә берәү ачык сулыкларда курка икән – бу бик тә файдалы. Өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошады.
– Сезгә бассейнда яхшы йөзеп тә, ачык сулыкларда куркучылар белән очрашырга туры килгәне бармы?
– Бу еш күзәтелә. Ни өчен икәнен аңлатам. Бассейнда су үтә күренмәле. Балалар төбен күрәләр. Ачык сулыкларда су болганчык, караңгы, төбе ташлы, чиге күренми. Шуңа күрә бассейнда яхшы йөзүче балалар да ачык сулыкларда яхшы нәтиҗәләргә ирешмәскә мөмкин. Ата-аналар шул вакытта нигә болай дип сорау бирәләр. «Ни өчен бассейнга ничә еллар йөргән балам Чулманда ничек яхшы йөзүен күрсәтә алмый?». Без ни өчен шулай икәнен аңлатабыз.
– Ягъни, мәсәлән, балаларны ачык сулыкларда йөзәргә өйрәтү – ата-аналарның бурычы. Алар балалары белән бергә булырга тиешме?
– Әйе, моны ата-аналар контрольдә тотарга тиеш. Балаларны өлкәннәрдән башка сулыкларга үзләрен генә җибәрергә ярамый. Без балалар белән һәрвакыт үзеңне суда дөрес тоту кагыйдәләре һәм иминлек турында сөйләшәбез. Катамараннарда, көймәләрдә чыкканда һәрвакыт жилетлар кияргә кирәк. Кеше йөзә белсә дә, ул югалып калырга, онытырга мөмкин.
–Мин үзебезнең шәһәр пляжында аның елдан-ел сүүсемлекләр белән каплануын күзәтәм. Алар аякка, кулга эләгәләр, яхшы йөзүче кеше өчен дә куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Яхшы итеп жиһазланган пляж нинди булырга тиеш? Чистай пляжы хәзер, миңа калса, әлеге критерийларга туры килми.
– Килешәм, туры килми. Пляж чистартылырга, суүсемлекләр төптән үк җыелырга, төбе сөзәк, тигез рәвештә түбәнәя барырга тиеш. Алексеевскта менә дигән пляж иде, кызганычка каршы, соңгы елларда ул да суүсемлекләр белән каплана башлады.
– Сез кемнәргә йөзү белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идегез?
– Мин барлык мәктәп укучыларына да беренче сыйныфтан алып йөзү белән шөгыльләнә башларга кирәк дип саныйм. Бу мәктәптән соң балалар өчен психоэмоциональ тынычлану. Балалар тынычланырга өйрәнәләр. Йөзәргә, су астында торырга өйрәнү дә яхшы. Бу мускулларны ныгытучы яхшы физик күнегү.
– Димәк, су тынычландыра дип әйтергә мөмкин?
– Бу нәкъ шулай. Су тынычландыра, йомшарта. Шуңа күрә дә без җиде яшьтән алып унҗиде яшькә кадәр булган балаларны түгәрәкләрдә көтәбез. Алар сентябрь башларында ачыла. Ә өлкәннәр белән кайбер тренерлар индивидуаль шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев