Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар, контракт төзеп, 2,9 млн сумга кадәр алырга мөмкиннәр
Бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе
Татарстаннан чакырылган теләсә кайсы солдат үз частенда контрактка кул куеп, 2,9 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучы, частькә килгәч, контрактка кул куярга һәм барлык ташламаларга, түләүләргә ия булырга мөмкин. Аның хезмәте берничек тә үзгәрмәячәк, ә хәрби хезмәт тәмамлангач ул шулай ук хәрби билет алачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар. Бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Әгәр кем дә булса чакыру буенча хезмәт итә һәм аны контрактка алыштырырга тели икән, турыдан-туры үз частеның командованиесенә мөрәҗәгать итә ала. Әлегә ашыгыч хезмәткә китмәгән, әмма аны контрактка алыштырырга теләгән кеше сайлап алу пунктына, теләсә кайсы хәрби комиссариатка яки «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзү турында күбрәк мәгълүматны 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча белергә мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев