ТР Прокуратурасында республика халкын янәсе куркынычсыз счетлы «классик» схемада мошенникларның яңа хәйләләре турында кисәттеләр
«Хәзер мошенниклар акчаны күчерүне генә сорамый – алар аны акчалата алырга һәм банкомат аша үз реквизитлары буенча кире күчерергә таләп итә», – дип сөйләделәр прокуратурада.
Башта кешегә полициядән яки «финанс разведкасыннан» шалтыраталар һәм язалар, ә аннары мәгълүматлар таралу турында хәбәр итәләр һәм җаваплылык белән куркыта башлыйлар. Шуннан соң корбанны банкомат янына барырга, барлык акчаларны алырга, ә аннары аларны номерын мошенник әйтеп торган башка счетка кертергә күндерәләр.
Прокуратурада әгәр сөйләшү борчу һәм ят кеше әйткәннәрнең барысын да үтәү теләге тудырса, трубканы куярга кирәк дип киңәш итәләр.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев