Җәмгыять

Татарстанда төзүчеләргә һәм сәнәгать кадрларына ихтыяҗ зур

...

1 августка Татарстанда рәсми рәвештә 3851 эшсез теркәлгән. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәгендә 83,5 мең вакансия ачылган. Шулай итеп, һәр эш эзләүчегә эш турында 22 тәкъдим туры килә. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,19 процентын тәшкил итә.

Иң күп хезмәткәрләр төзелештә таләп ителә — барлык вакансияләрнең 55 проценты. Шулай ук сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән һәм транспортта белгечләргә ихтыяҗ бар.

 

Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин төзүчеләргә һәм сәнәгать кадрларына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Ел башыннан үзәккә 18,1 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 9 меңе эшкә урнаштырылган.

Чыганак: Казань КП

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев