...
Төзүче көне алдыннан, 5 августта, республика халкы өчен индивидуаль торак йорт объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырыла дип хәбәр итә Татарстан Росреестры матбугат-хезмәте.
Ведомство буенча, яңа өй төзегән участок хуҗалары кадастр исәбенә һәм хокукый теркәүгә кую мәсьәләләре һәм әлеге процедураларны бер үк вакытта үткәрү мөмкинлеге турында консультация алырга мөмкин.
Белгечләр “дача амнистиясе” мәсьәләләре һәм төзү алдыннан проблемалардан котылу өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге хакында сөйләячәкләр.
Консультацияләрне ТР буенча Росреестр һәм Роскадастр Идарәләре белгечләре үткәрәчәк. Шалтыратулар (843) 255 -25-71 телефоны буенча 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Чыганак: “Татар-информ”
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев