Татарстанда ел саен бирелә торган гаилә түләвенә кем исәп тота ала
...
2026 елдан «Гаилә» милли проекты кысаларында дәүләт яклавының яңа чарасы гамәлгә керде
Гаилә түләве нәрсә ул?
Календарь елы дәвамында эшләүче ата-аналар кеременнән физик затлар кеременә (НДФЛ) 13 процент белән керем тотып калына. Гариза биргәннән соң 6 процентлы ташлама белән салым яңадан исәпләнә һәм тотып калынган һәм яңадан исәпләнгән сумма арасындагы аерма бер үк вакытта кире кайтарыла. Нәкъ менә шушы кире кайткан акча ел саен бирелә торган гаилә түләве дип атала да инде.
Шунысын да истә тотарга кирәк, яңадан исәпләү бер ел өчен генә ясала. Мәсәлән, 2026 елда түләүне 2025 ел нәтиҗәләре буенча алырга мөмкин, 2027 елда – 2026 ел өчен һәм алда да шундый схема буенча.
Әлеге түләүне кем алырга хокуклы?
Ел саен бирелә торган гаилә түләвен икедән ким булмаган бала тәрбияләүче, эшләүче ата-аналар алырга хокуклы. Балаларның яше 18 яшькә кадәр яисә уку оешмаларында (өстәмә белем бирү программасыннан башка) көндезге бүлектә укыган очракта 23 яшькә кадәр булырга тиеш. Әлеге түләүгә шулай ук баланы уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр дә хокуклы.
Түләү алу өчен төп шартлар
Ел саен бирелә торган түләүне рәсмиләштерү өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
- гаиләдә18 яшьтән кечкенә яисә 23 яшькә кадәр (әгәр дә көндезге бүлектә укыса) булган ике яисә аннан да күбрәк бала тәрбияләнсә;
- ел саен гариза бирүче физик затлар кеременә салым түләп барса;
- гариза бирүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары булса һәм аның территориясендә яшәсә;
- гаиләнең һәрбер әгъзасына айлык керем төбәктә куелган яшәү минимумының бер тапкыр ярым күләменнән артмаса;
- гаилә мөлкәте (күчемле һәм күчемсез) куелган нормативларга туры килсә.
Әгәр әти-әни аерылган булсалар, бу үзеннән-үзе түләү алмаслык киртә була алмый. Бөтен шартлар да үтәлгән булса, аларның һәрберсе аерым-аерым да гариза бирә ала. Аерылган әти-әниләр өчен өстәмә шарт та бар – ул алимент түләүдә бурычларның булмавы.
Чыганак: “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев