...
13 августта Кабулда узачак «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясен оештыручылар үтенече буенча Татарстан турында документаль фильм күрсәтеләчәк, ул катнашучыларны республикада Исламның тарихи-мәдәни мирасы һәм үсеше белән таныштырачак. Бу хакта «Татар-информ»га Әфганстандагы Россия эшлекле үзәгендә хәбәр иттеләр.
«Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясе Кабулдагы Рус йортында узачак. Ул хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен эксперт бергәлеген, эшлекле даирәләрне һәм яшьләрне берләштерергә тиеш.
ВКС форматындагы чарада Россиянең һәм Әфганстанның танылган галимнәре, бизнес һәм җирле җәмәгатьчелек вәкилләре, ике илнең югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, шулай ук Әфганстанның татар җәмгыяте вәкилләре катнашачак.
Хәзерге вакытта оештыручылар катнашуга 2 меңнән артык гариза алган.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев