...
«Әнәс абый бакчасы» дип исемләнгән әлеге яшел зонаны тантаналы ачу 22 августта, 10 сәгатьтә булачак. Бу хакта җирле Мәдәният йортының социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.
Булачак парк территориясендә актив төстә әзерлек эшләре бара. Биредә ял итү өчен уңайлы чатыр урнаштырганнар. Шушы көннәрдә Мәдәният йорты хезмәткәрләре битараф булмаган авыл кешеләре белән бергәләп мәйданчыкны корыган ботаклардан, чүп-чардан чистартканнар, әлеге территорияне тәртипкә китергәннәр.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре чистарту эшләре дәвам итәчәк дип белдерделәр.
Мондый өмәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Әлеге урын авыл кешеләренең һәм кунакларның иң яраткан урыннарының берсе булыр дип ышанабыз. Парк барлыкка килү авыл өчен зур вакыйга, ул рәхәтләнеп ял итү, очрашулар, мәдәни чаралар үткәрү урыны булачак.
Фотолар Гаделша Мәдәният йортының социаль челтәреннән алынды
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев