СВОда катнашучы Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен батырлык дәресе үткәрде
СВОда катнашучы укучыларга сугышта көндәлек тормыш, армия туганлыгы һәм тарихи истәлекләрне саклауның мөһимлеге турында сөйләде
“Каенкай” сәламәтләндерү лагеренда Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты. Әлеге чара үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү кысаларында уздырылды.
Кунак укучыларга сугышта көндәлек тормыш, армия туганлыгы һәм тарихи истәлекләрне саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында ул җентекләп берничә төп темага: кыр шартларында беренче медицина ярдәме күрсәтү, хәрби хезмәтнең һәр ир-егет өчен әһәмияте, шулай ук Ватан алдындагы бурыч һәм Ватанга мәхәббәт төшенчәләренә тукталды.
Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар. Бүгенге Ватан сакчысы нинди хисләр белән, ничек яшәвен белергә теләп үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Оештыручылар сүзләре буенча, сугышта булучы белән әңгәмә балаларда тирән тәэсир калдырды.
“Биредә тәрбияләнүчеләр әлеге мисалда чын геройлар янәшәбездә яшәвен, батырлык, кыюлык һәм Ватанга мәхәббәт чын кеше сыйфатлары булуын күрделәр”, – дип билгеләп үттеләр оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев