Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия Президенты Олег Морозовка II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды

...

Владимир Путин Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, контроль буенча комитет рәисе Олег Морозовка II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.

Әлеге югары дәүләт бүләге дәүләт алдындагы хезмәтләре һәм күпеллык фидакарь эшчәнлеге өчен бирелде.

Олег Морозов – Казан университетын тәмамлаган. Казан дәүләт университетын Казан федераль университетына үзгәрткәндә саллы өлеш керткән.

Ул федераль дәрәҗәдә ветеранар турында, ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм РФ субъектларында власть органнарының системасы турында законнарны үз эченә алган 170тән артык закон инициативасы автордашы.

Казан федераль университетында әлеге бүләкнең илгә озак еллар хезмәт итүнең законлы нәтиҗәсе булуын билгеләп үттеләр. “Олег Морозов – соңгы ун елда Россия сәясәтендә иң күренекле кешеләрнең берсе”,  – дип ассызыклады университет доценты Виктор Сидоров.

ТНВ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев