...
30 июльдә, циклон йогынтысы астында тотрыксыз һава торышы һәм температураның төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометерология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендә алмашынучан һава күзәтелә. Көндез күпчелек районнарда, шул исәптән Казанда да, көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда, Казанда яшенле яңгыр, боз явачак. Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил. Шулай ук аның тизлеге секундына 15-20 метрга, төбәк буенча секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин (әмма Казанда түгел).
Җылы төннән соң (+14 тән +19га кадәр) тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава температурасы +18, +19 булачак (Казанда +20, +22гә кадәр), республиканың көнчыгышында +27 градуска кадәр җылытачак.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев