Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада грипптан 2,4 миллион кешегә прививка ясарга планлаштыралар

...

Татарстанда  грипп һәм салкын тиюләр сезонына әзерләнәләр. Вакцинаның беренче  партиясе  республикага август азагында –сентябрь башында  киләчәк. Барлыгы 2,4 миллион кешегә прививка ясарга планлаштыралар, бу барлык халыкның 60 проценты дигән сүз. Бу хакта  сәламәтлек саклау  министры  Алмир Абашев сөйләде.

Балаларга, йөкле хатыннарга, 60 яшьтән өлкән булганнарга, армиягә чакырылучыларга, хроник авырулары булучыларга, табибларга, укытучыларга бушлай прививка ясаячаклар. Уколны  тору урыны, уку яисә эш урынында да ясатырга мөмкин.

Эш бирүчеләргә  компания хисабына хезмәткәрләр өчен  прививка ясатуны оештырырга  киңәш иттеләр.  Сәламәтлек саклау  министрлыгы  медикларны предприятиеләргә җибәрергә әзер. Хезмәткәрләргә шулай ук  поликлиникада  прививка ясатырга мөмкин.

Иң яхшысы – ноябрьгә хәтле  прививка ясату. Болай эшләгәндә  авырулар көчәеп киткән чорга  имунитет формалашып өлгерә.   

Чыганак: Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев