Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада электрон хезмәт кенәгәләреннән файдаланучылар саны 15 процентка арткан

...

Электрон хезмәт кенәгәләрен кулланучы татарстанлылар саны соңгы елда 15 процентка арткан һәм 400 меңнән артып киткән. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Электрон хезмәт кенәгәсе – киләчәккә бер адым. Ул хезмәткәр өчен дә, эш бирүче өчен дә уңайлы. Без республика халкының бу форматны актив сайлавын күрәбез һәм елдан-ел кулланучылар саны арта бара», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Электрон форматка күчү өчен хезмәткәргә эш бирүчегә язмача гариза тапшырырга кирәк. Шуннан соң хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр цифрлы форматка күчерелә.

 

2020 елның 31 декабреннән соң беренче тапкыр эшкә урнашкан гражданнар өчен кәгазь хезмәт кенәгәләре рәсмиләштерелми. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр башта ук электрон рәвештә алып барыла. Бу шул исәптән каникул вакытында вакытлыча эшкә урнашучы яшүсмерләргә дә кагыла.

 

Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны теләсә кайсы вакытта федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерергә мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев