Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында бала табучыларга 15 мең сум түләү керткәннәр

...

Татарстанның  Питрәч районында  яшь гаиләләрне яклауның яңа чарасын  керткәннәр. Хәзер хатын-кызлар бала тапканда  бер тапкыр 15 мең сум күләмендә акча алачаклар.

Түләүләрне  Питрәч районы территориясендә даими теркәлгән  аналар алачак. Тагын бер шарты бар – бала туу  Питрәч районы  башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә теркәлгән булырга тиеш.

Түләүләр  гариза бирү тәртибендә түләнә. Аны алу өчен гариза бирергә кирәк.

Аналарны яклау буенча мондый чаралар  “Гаилә” милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев