Пассажирлар пристаненда яшь чистайлылар өчен иҗади мастер-класс узды
...
Әлеге чара фантазия һәм кул эшләре дөньясына чумган яшь чистайлыларны үзенә җыйды.
Пассажирлар пристаненың көтү залында гадәти булмаган мастер-класс узды. Аның оештыручысы Яшьләр үзәге хезмәткәре Раида Шахова. Әлеге чара фантазияле һәм кул эшләрен яраткан яшь чистайлыларны җыйды.
Алар зур кызыксыну белән булачак композицияләренең һәр элементын уйладылар. Яшь мастерлар үзләренең детальләрен гомуми полотнога җыйдылар . Әлеге төрле эшләнмәләр барысы бергә матур бизәкле картинага әйләнде.
“Балалар кулы белән эшләнгән һәр йорт кабатланмас, җылылык һәм яктылык белән тулы”, – дип билгеләп үтә Раида Шахова.
Барлык детальләр дә бергә кушылгач, катнашучылар һәм тамашачылар алдында балалар үз куллары белән тудырган чын-чынлап әкият дөньясы ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев