31 август эш көне булачак
Быел Татарстан Республикасы көнендә, 30 августта, татарстанлылар ял итмәячәк. Календарьда рәсми теркәлгән бәйрәм датасы 2026 елда ял көненә туры килә. Ә ял көнен башка эш көненә күчерү закон буенча республика бәйрәмнәре өчен каралмаган. Шулай итеп, 31 август эш көне булачак.
Быел җәйнең соңгы аенда Татарстанда яшәүчеләр өчен:
- 21 эш көне
- 10 ял һәм бәйрәм көннәре булачак ( ял көне булган 30 августны да кертеп).
Фото: Г.Хәйруллина
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев