Михаил Ксенофонтов аңа ныклы сәламәтлек, көч-куәт, кәеф күтәренкелеге һәм озын гомер теләде
“Юлдаш” Чистай йорт-интернатында әлеге учреждениедә яшәүче тыл хезмәтчәне Ксения Гурьянованы котладылар. Әлеге истәлекле көн белән аны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тәбрик итте.
Михаил Иванович Ксения Ивановнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлаулар җиткерде. Тантаналы шартларда Ксения Ивановнага котлау хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Михаил Ксенофонтов аңа ныклы сәламәтлек, көч-куәт, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләде. Шулай ук җылы котлау сүзләре “Юлдаш” йорт-интернаты хезмәткәрләре исеменнән дә яңгырады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев