Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Минзәләдә 500 урынлык «Мирас» гимназиясен төзү төгәлләнә

...

Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Минзәләнең Садак микрорайонында 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәпне тикшерү үткәрә. Уку йорты күп профильле гимназия статусын һәм «Мирас» исемен алды. Объект югары әзерлек дәрәҗәсендә дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте.

Гомуми мәйданы 8 609 квадрат метр булган өч катлы бинада артистлар һәм костюмнар бүлмәләре булган 200 урынлык актлар залы, хезмәткә өйрәтү остаханәләре, логопед кабинеты, 250 урынлык аш залы, спорт залы, китапханә, лаборантлар бүлмәсе, түгәрәкләр һәм сызым кабинеты бар.

Мәктәп яны территориясе тулысынча төзекләндереләчәк: спорт мәйданчыгы һәм ял итү зоналары җиһазландырылачак.

Чыганак: Казан КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев